"Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе әгъзалары кайнар телефон линиясе үткәрделәр

2023 елның 2 июне, җомга, 14:21

Бүген Казанда көн дәвамында балаларның җәйге ялын оештыру һәм балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде. 

 "Гадәттәгечә, елына берничә тапкыр гаилә, ана һәм балаларны яклау мәсьәләләренә багышланган кайнар линияләр үткәрәбез. Бүген кайнар линияне үткәрү Халыкара балаларны яклау көненә багышлана, – дип билгеләп үтте "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

Телефон кайнар линиясе эшенең беренче сәгатендә Казан, Биектау районы, Чистай, Кукмара, Әлмәт, Чаллы якларыннан иллеләп кеше шаттыраткан. "Балалар бакчаларына кабул итү, чират тәртибе, йомгаклау аттестациясе, уку йортларында бюджет урыннары саны,  беренче класскаа гаризалар бирү сроклары буенча сораулар күп килә. Мобилизацияләнгән кешенең хатыны гаиләләре өчен тиешле ташламалар белән кызыксынды, шул исәптән балалар бакчасына кабул итү буенча да", – дип сөйләде Алсу Нәбиева. 

Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» парламент берләшмәсе депутатлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, прокуратура, мәгариф идарәсе, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү 30 марттан башланды. Республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренә комплектлау берничә этапта уза.

"Республикада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре күп төзелә, шуңа да карамастан  республикада сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләләре кала, алар нигездә күпләп төзелешләр барган районнарга кагыла, мәсәлән, Питрәч районында яшәүчеләрдән сораулар күп булды, – диде Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская. –Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тәэмин итү вариантларының берсе итеп без мондый учреждениеләрне торак йортның беренче катында ачуны күрәбез".

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Татарстан парламенты хатын-кыз депутатларының халык белән телефон кайнар линиясе аша хезмәттәшлеген югары бәяләде. "Республика халкы белән әлеге элемтә үз нәтиҗәлелеген күрсәтә. Гариза җибәрү һәм җавап көтү – бер нәрсә, белгеч белән турыдан-туры аралашу – икенче. Мондый аралашу форматы ярдәмендә сайлаучыларыбызны нәрсә борчый, халык проблемаларын хәл итү өчен тагын нәрсә эшләргә кирәклеген белергә була", – дип басым ясады ул. 

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, яңа уку елына республикада 11 яңа мәктәп ачылачак,  87 белем бирү учреждениесе капиталь ремонтланачак.

Кайнар линия тәмамланганнан соң да депутатларның эше туктамый. Һәр килгән мөрәҗәгать җентекләп өйрәнелә, кирәк булганда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына өстәмә таләпләр җибәрелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International