Дәүләт Советы депутатлары узган еллардагы республика парламенты җитәкчеләрен искә алдылар

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе, 12:30

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары җирләү урыннарында булдылар һәм төрле елларда дәүләт вазыйфаларында эшләгән күренекле сәяси эшлеклеләрнең, шул исәптән ТАССР Югары Советы Президиумы һәм Дәүләт Советы рәисләрен искә алдылар. Хәтер чарасы Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелде.

Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, республикада күренекле татарстанлылар истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар даими үткәрелә. Аерым алганда, кичә танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1983-1986 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе булган Әнвәр Баһаветдинов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

"Традицияләр халык хәтеренә уелып калган иң тирән хатирәләрне саклый, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Республика Дәүләт Советы депутатлары бу көннәрдә традицион рәвештә республиканың бүгенге уңышларына һәм, гомумән, аның үсешенә зур өлеш керткән депутатлары, парламент, Хөкүмәт җитәкчеләре җирләнгән урыннарга баралар. Без бергә эшләгән елларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Алар турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак".

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре ел саен җирләү урыннарын тәртипкә китерә, зур тикшеренү эшләре алып бара. "Бу безнең күренекле кешеләр турында хәтерне саклауга керткән өлешебез", - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, депутатлар Марат Галиев, Шакир Яһудин, Леонид Якунин, Александр Тыгин Арча зиратында булдылар һәм Әнвәр Баһаветдинов (1925-2002 еллар, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе 1983-1985 еллар), Гали Динмөхәммәтов (1892-1951 еллар, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе 1937-1951 еллар), Василий Лихачева (1952-2019 еллар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе 1995-1998 еллар) һәм Мөхәммәт Сабиров (Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры) һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Бүген Яңа Татар зиратында Сәлах Низамов (1905-1975 еллар, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе 1951-1959 еллар) һәм Салих Батыев (1911-1985 еллар, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе 1960-1983 еллар) һәйкәлләренә чәчәкләр салынды. Җирләү урыннарына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, парламент депутатлары Ринат Гайзатуллин, Светлана Вострикова һәм Людмила Рыбакова килделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International