Мәгариф турындагы законнарга максатчан укытуны җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертелә

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:17

Бүген Дәүләт Советы утырышында мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән документ мәгариф өлкәсендә инновацион эшчәнлек турындагы нигезләмәләрне төгәлләштерә, шулай ук максатчан кабул итү һәм максатчан укыту механизмын камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертә.

Закон проекты ихтыяҗлы һөнәр алу мөмкинлекләрен киңәйтүгә һәм максатчан укуны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу гарантияләрен булдыруга, барлык гражданнар өчен максатчан укуны сайлау һәм аларга ирешү өчен комплекслы система булдыруга юнәлдерелгән.

"Федераль законнар нигезендә, ачык конкурс системасын формалаштыру максатларында, максатчан укыту турында килешүләр төзү турындагы тәкъдимнәрне заказчылар «Россиядә эш» дигән хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформада урнаштырырга тиеш булачак, – дип аңлатты Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, документны тәкъдим итеп. - Әлеге үзгәрешләр тәкъдим ителгән закон проектында да чагылыш тапты, бу өлешендә федераль закон нормалары кебек үк, алар 2024 елның 1 маеннан үз көченә керәчәк».

Эшләнгән закон проекты, Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтында, шулай ук җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен «Ачык Татарстан» мәгълүмат порталында урнаштырылган. "Уңай бәя бар. Тәкъдимнәр килмәде", - дип ассызыклады депутат.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International