Дәүләт Советы депутатлары Валерий Фальковка студентлар лагерьларны ремонтлау буенча федераль программа булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәләр

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:22

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка югары белем бирү оешмаларының спорт-сәламәтләндерү лагерьларын реконструкцияләү турында мөрәҗәгать юллаячак. Мондый карар бүген парламентның кырык җиденче утырышында кабул ителде.

Мөрәҗәгать текстында югары белем бирү мәгариф оешмаларының спорт-сәламәтләндерү лагерьлары студент яшьләрен социализацияләүдә, сәламәтләндерүдә һәм тәрбияләүдә мөһим роль уйный дип билгеләнә.

"Бүген студентлар лагерьларының матди базасы бик искергән, корпуслар тузган, территорияләр төзекләндерү таләп итә», – дип билгеләп үтте мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, документны тәкъдим итеп.

Айрат Зарипов шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматларын китерде. Бүгенге көндә 9 югары уку йортының балансында 12 студент лагеры бар, алар федераль милек булып тора, шуларның бишесе тузган булганлыктан эшләми, калган лагерьлар да ремонт таләп итә.

"Югары уку йортларының күпчелеге федераль белем бирү оешмалары булуын исәпкә алып, югары белем бирү оешмаларының студентлар лагерьларын федераль бюджет акчаларыннан реконструкцияләү буенча федераль максатчан программа кирәк, – дип саный Айрат Зарипов.

Профильле комитет рәисе әлеге мөрәҗәгатькә шулай ук Идел буе федераль округы субъектларыннан уңай бәяләр алынуын билгеләп үтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, әлеге мәсьәләгә комментарий биреп, әлеге мөрәҗәгатьнең җитди эш таләп итүен ассызыклады, шулай ук хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында карала торган башка алты закон чыгару инициативасы булуын һәм алар арасында РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе һәм Россия Хөкүмәте Рәисе адресына җибәрелгән Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләр  дә булуын әйтте.

 Фәрит Мөхәммәтшин парламент комитетлары рәисләрен республиканың закон чыгару инициативаларын алга алып бару буенча Россия парламентының профильле комитетлары белән эшне активлаштырырга чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International