Фәрит Мөхәммәтшин: "Казахстан безнең республика өчен - үзгә партнер»

2024 елның 5 марты, сишәмбе, 14:26

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе (түбән палатасы) Рәисе Аслан Кошанов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

"Казахстан - безнең республика өчен аеруча мөһим партнер, - дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып. - Үзара сәүдә актив үсештә, соңгы ун ел дәвамында Казахстан традицион рәвештә Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары унлыгына керә. Шуңа күрә без Казахстан Республикасы парламент делегациясенең безнең республикага визитына зур әһәмият бирәбез".

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан Дәүләт Советының Казахстан Республикасы парламентының ике палатасы, шулай ук хакимиятләрнең вәкиллекле органнары белән парламентара хезмәттәшлеге «Евразия икътисадый берлеге» интеграция берләшмәсе кысаларында БДБ киңлегендә Россия Федерациясе стратегик партнерлыгының төп юнәлешләренә туры китереп төзелә. Бу хезмәттәшлекнең юнәлешләрен теркәгән тарихи документ булып 2007 елның 15 маендагы протокол тора, анда үзара хезмәттшлекнең төп векторлары чагылдырылган.  

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, төбәкара хезмәттәшлек актив үсеш ала. Аерым алганда, Көнчыгыш Казахстан өлкәсе мәслихате, Абай өлкәсе мәслихате, Казахстанның башка өлкәләре белән парламентара диалог җайга салынган. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Казан традицион рәвештә Россия һәм Казахстан депутатларының очрашу урыны булып тора, биредә ике яклы комиссияләр һәм парламент палаталарының дуслык төркемнәре утырышлары үткәрелә.

Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан белән Татарстанның гуманитар элемтәләренә аерым тукталды. "Татарстанда ике меңнән артык казах яши, Татарстан халыклары Ассамблеясы составында казахларның милли-мәдәни берләшмәсе эшли", - дип сөйләде парламент башлыгы. Шул ук вакытта Казахстанда 205 меңгә якын татар яши. Дәүләт Советы Рәисе Казахстан җитәкчелегенә һәм парламентарийларына татар җәмәгатьчелегенә һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.  

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Дәүләт Советы, профильле комитетлар, парламент фракцияләре һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде, республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә тукталды.

Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Аслан Кошанов, үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшинга республика парламентында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм татарстанлыларны тиздән башланачак изге Рамазан ае белән чын күңелдән котлауларын җиткерүен сорады. "Без Татарстанның кунакчыллыгын күреп торабыз, - дип билгеләп үтте ул. - Визит программасы бик бай - кыска вакыт эчендә безнең делегация Казан Кремленең мәдәни объектлары һәм югары технологияләр өлкәсендәге иң заманча предприятиеләр белән танышырга өлгерде. Безнең өчен Татарстан икътисадның барлык өлкәләрендә алга таба үсеш һәм милләтара татулыкны ныгыту үрнәге булып тора".

Ерлан Кошанов шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинны һәм Татарстан парламентарийларын җавап визиты белән Казахстан Республикасына кунакка чакырды.  "Татарстан Дәүләт Советы милли проектларны гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә, сез бизнесны үстерү һәм инвестицион климатны яхшырту өчен уңай хокукый база булдырасыз, - дип ассызыклады Мәҗлес рәисе. - Безнең өчен парламентара элемтәләрне үстерү, тәҗрибә уртаклашу бик мөһим, бигрәк тә бүген безнең парламентлар гаиләне, балаларны яклау, фән һәм мәгарифне үстерү, өлкәсендә охшаш закон проектлары өстендә эшлиләр".  

Казахстан парламентының түбән палатасы башлыгы мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсенә аерым тукталды. "Без Казахстанны IT-дәүләткә әйләндерү кирәклеге турында сөйлибез, һәм сезнең тәҗрибәгез безнең өчен кызыклы", - диде Аслан Кошанов һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркка бару мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.

Бүгенге визит, Аслан Кошанов сүзләренчә, тулаем алганда, парламентара аралашуның перспективалы көн тәртибен формалаштыра. "Бездә шулай ук икътисади хезмәттәшлекне һәм сәнәгать интеграциясен үстерү өчен зур потенциал бар, - диде ул. - Моннан тыш, Казахстанда уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту белән кызыксыналар".

Очрашуда Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев, Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе депутатлары, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстан парламентының профильле комитетлары рәисләре, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International