Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда тавыш бирде

2024 елның 15 марты, җомга, 12:09

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде. Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин  исемендәге 116 нчы лицей базасында оештырылган 43 нче сайлау участогына парламент башлыгы тормыш иптәше белән килде.

«Барыбызга да киләчәгебезнең тыныч, ышанычлы булуы кирәк бит. Бугенге катлаулы шартларда Россия тыныч яшәсен өчен лаеклы илбашын сайлау мөһим», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин сайлау участогында журналистлар белән аралашканда. Парламент башлыгы шулай ук татарстанлыларның ил Президентын сайлауда актив катнашачагына ышаныч белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар 15-17 март көннәрендә уза. Тавыш бирүгә 2 мең 767 сайлау участогы әзерләнгән, шул исәптән 45е - гражданнарның вакытлыча тору объектларында. Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International