Фәрит Мөхәммәтшин: "Дәүләт программаларын һәм ярдәм чараларын гамәлгә ашыру авылны үстерү өчен яхшы стимул булды»

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе, 15:59

Бүген Балтач муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Республика Рәисенең аграрийлар алдына куелган бурычларны хәл итү планнары турында фикер алышуда Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук район һәм авыл җирлекләре башлыклары, республиканың төньяк зонасының 11 районыннан шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.

Балтач районы хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү рейтингында лидер булды, шулай ук республикада шәхси хуҗалыкларда терлек саны динамик рәвештә үсеп килүче бердәнбер район булды.

Дәүләт Советы Рәисенең Балтач районына эш сәфәре шәхси эшмәкәр Мәҗит Галиуллин хуҗалыгын караудан башланды. 2002 елда ачылган сервис үзәге йөк һәм җиңел автомобильләрне, авыл хуҗалыгы техникасын, трактор двигательләрен ремонтлау, запас частьләрне сату белән шөгыльләнә. Узган ел предприятие 120 млн сумлык запас частьләрне ремонтлау һәм сату буенча хезмәт күрсәткән, биредә даими рәвештә 47 кеше эшли. Хәзерге вакытта сервис балтачлыларга гына түгел, ә якын-тирә районнарда яшәүчеләргә дә  хезмәт күрсәтә. 

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин да булган икенче хуҗалык – Раиф Гафиуллинның КФХгы ачык туфракта җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Узган ел гына да 5 тоннадан артык продукция җитештерелгән. "Без җиләкне 2014 елдан бирле үстерәбез, – дип сөйләде Ринат Гафиуллин, –  без климат шартларын исәпкә алырга, туфракны дөрес әзерләргә, үсемлекләрне тукландыру һәм саклау чараларын оештырырга мөмкинлек бирүче профессиональ агрономнар белән эшлибез". Җиләккә сорау зур, шул исәптән эре сәүдә челтәрләре предприятиеләрендә дә.

Район мәдәният үзәгендә узган пленар утырыш кысаларында фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында җентекләп фикер алыштылар. Фойеда җирле җитештерүчеләрнең: предприятиеләрнең, агрофирмаларның, шәхси һәм крестьян хуҗалыкларының, әзерләү һәм эшкәртү оешмаларының, үзмәшгуль гражданнарның продукциясе һәм товарлары күргәзмәсе оештырылган. Фәрит Мөхәммәтшин кече бизнес вәкилләре белән аралашканда, нәкъ менә кешеләрнең эшлекле активлыгы авыл үсешенең нигезе булды һәм булачак, дип ассызыклады. Ул шулай ук дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге, районда республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән кызыксынды.

Семинар-киңәшмәне ачып, парламент башлыгы авыл хезмәтчәннәренә республиканың  социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең белән бергә без республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләү буенча конкрет тәкъдимнәр әзерлибез, – дип билгеләп үтте ул. – Безнең бурыч – кешеләргә программаларда катнашуның барлык өстенлекләрен аңлату, аларга ярдәм чараларын алуда ярдәм итү. Бу – реаль акча, бүлеп бирелгән акчаларның күбесе кире кайтарылмый. Һәр районның бу эштә катнашуы, бирелгән мөмкинлекләрне тулысынча файдалануы мөһим".

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый зона киңәшмәләре тәҗрибә уртаклашырга, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә.

Фәрит Мөхәммәтшин «Авыл яши» проектына аерым тукталды, ул хәзерге вакытта Апас, Әгерҗе, Балтач һәм Баулы районнарындагы китапханәләр базасында тормышка ашырыла. Проект кысаларында йөзгә якын укыту семинары уздырылган, аларда 3 меңнән артык кеше катнашкан. Проект гражданнарны ярдәмнең булган төрләре буенча гына түгел, ә авыл бизнесының инде гамәлдәге юнәлешләрен күрсәтү буенча да өстәмә платформага әверелде.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин республика җитәкчелегенә авылны тотрыклы үстерү буенча гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары өчен рәхмәт белдерде. Киңәшмәдә катнашучыларны барлык балтачлылар исеменнән сәламләп, ул барысына да язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын һәм зур уңышлар теләде. Аның әйтүенчә, 2023 ел йомгаклары буенча районның тулай төбәк продукты күләме 14,2 млрд сум тәшкил иткән, үсеш – 109 %. Районның кече һәм урта эшкуарлык секторында 904 субъект җәлеп ителгән, шул исәптән 253 шәхси предприятие. Аларда 6,6 мең кеше эш белән тәэмин ителгән.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров язгы кыр эшләренең барышы турында кыскача мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта мәйданнарның 80% ка якыны чәчелгән, һава шартларына бәйле рәвештә республика районнарында 10 мең гектарга якын җиргә кабат чәчәргә туры килгән.

Министр билгеләп үткәнчә, 2023 елда «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм 2025 елга кадәр Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык - төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 17,7 млрд сум акча юнәлдерелгән. Кече формаларны үстерүгә 2023 елда 2,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта кече формалар тарафыннан  авыл хуҗалыгы продукциясенең 44,3 проценты,  ягъни 128,1 млрд сумлык азык-төлек җитештерелгән.

ТР икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов киңәшмәдә катнашучыларга кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең конкрет программалары турындасөйләде.

Җыелышта шулай ук пленар утырыш алдыннан үткән түгәрәк өстәлләрнең эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Шәхси хуҗалык җитәкчеләре авыл эшкуарлыгын үстерү, продукцияне сату һәм авылда кооперация, территорияләрне комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыш « Иң яхшы крестьян фермер хуҗалыгын җитәкчесе», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе» һәм «Эшмәкәрлекне үстерү буенча авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International