Фәрит Мөхәммәтшин казанлыларны Сабантуй белән котлады

2024 елның 23 июне, якшәмбе, 14:14

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Сабантуйлары мәйданчыкларының берсендә – «Аккош күле»ндә булды.

Биредә районнардан авыл ишегаллары, традицион ярыш һәм уеннар, бәйрәм концерт программасы оештырылды, дип хәбәр итә Татарстан парламенты матбугат хезмәте. Фәрит Мөхәммәтшин шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков белән бергә Татарстанда яшәүче халыкларның традиция һәм гореф-гадәтләре тәкъдим ителгән мәйданчыклар белән танышты. Туган авылларының көнкүрешен Әлки, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары күрсәтте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Казан халкы һәм бәйрәм мәйданы кунакларын сәламләде. «Без Сабантуй бәйрәмен хөрмәт итәбез. Башка күпмилләтле бәйрәмнәргә җыелган кебек үк, күпләр яраткан «сабан бәйрәме»нә дә күмәкләшеп җыелырга тырышабыз. Бүген Сабантуйны Татарстанда гына түгел, тулаем ил буенча, ерак һәм якын чит илләрдә дә бәйрәм итәләр. Милли ишегалларын карап чыккач, мин Татарстан халкының яхшы эшли генә түгел, ял итә дә белүенә тагын бер кат инандым», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Казан халкына төбәкнең динамик социаль-икътисади үсешенә шәхси өлеш кертүе, шулай ук башкаланың иҗтимагый һәм милли-мәдәни тормышында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. «Мин Татарстанга җитештерү күләме һәм тормыш сыйфаты буенча илдә беренче урыннарда торырга ярдәм итеп, республикабызның сәнәгать җитештерүенә үзенең зур өлешен кертүче Казан халкына рәхмәтле», — диде Татарстан парламенты башлыгы. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәткән ярдәмнәре өчен дә казанлыларга рәхмәт белдерде.

Бәйрәм мәйданы кунакларын шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков сәламләде. "Бүгенге искиткеч бәйрәм сезгә ошар дип өметләнәм, сез безнең артистларның чыгышларыннан ләззәтләнерсез, милли ярышларда катнашырсыз", – дип билгеләп үтте район башлыгы.

"Аккош күле"ндәге Сабантуйда Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Светлана Вострикова, Дәүләт Советы депутатлары Артур Габделҗанов, Ольга Воронова, Елена Кузьмичева, профильле министрлык һәм ведомстволар, республика муниципалитетлары җитәкчеләре кунак булды.
 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International