Дәүләт Советында «Мөмкинлекләр» яшьләр форумы ачылды

2024 елның 6 июле, шимбә, 14:42

Бүген Дәүләт Советында «Мөмкинлекләр» дип аталган яшьләр форумы ачылды, аны «Татарстан – Новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Чарада хәрәкәтнең 100 гә якын активисты катнашты. Форум кунакларын Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.

Очрашуны ачып, Дәүләт Советы депутаты, ««Татарстан – Новый век» – «Татарстан – яңа гасыр»  иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова хәрәкәт эшенең төп тармакларының берсе яшьләрдә гражданлык һәм патриотизм формалаштыру, сәләтле һәм талантлы балаларга ярдәм итү, аларны республиканың социаль-икътисади тормышына җәлеп итү булуын билгеләп үтте. «Татарстан – Новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте яшь лидерлар мәктәбе, булачак сәясәтчеләр, галимнәр, укытучылар һәм эшмәкәрләр өчен старт мәйданчыгы булырга тырыша, – диде Алсу Тарханова. –  Бу форум эшендә без патриотик тәрбия мәсьәләләренә басым ясадык. Форум кысаларында Россия Герое Рәсим Баксиков, «Тыныч тыл» фильмы режиссеры Игорь Генералов, Михаил Девятаев исемендәге фонд җитәкчеләре белән очрашулар узачак».

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Татарстан – Новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте коллективын хәрәкәт оешуга 25 ел тулу белән котлап, форумда катнашучыларны законнар әзерләү һәм кабул итү буенча республика парламенты эшчәнлеге белән таныштырды, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат берләшмәләре эше турында сөйләде. «Бүген без алга барырга әзер булган яшь лидерларны һәм аларның остазларын күрүебезгә бик шатбыз, чөнки бөтен Татарстанның уңышлары – безнең республикада яшәүче һәр кешенең хезмәте һәм керткән өлеше», – дип билгеләп үтте Лилия Маврина.

Лилия Маврина депутатларның сайлау округларында эшләве мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. «Закон чыгару эшчәнлегеннән тыш, теләсә кайсы депутат эшенең тагын бер мөһим юнәлеше – гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү. Халык белән аралашканда һәм алардан фикер алышканда, без тагын нинди сораулар өстендә эшләргә кирәклеген күрәбез», – дип ассызыклады ул.

Хатын- кыз депутатларның «Мәрхәмәт  – Милосердие» берләшмәсе эше турында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сөйләде.

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев форумда катнашучылар белән шәхси уңыш тарихы белән уртаклашты, шулай Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Пятигорск дәүләт университетының юридик институты директоры Людмила Тхабисимова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

6-8 июльдә узачак «Мөмкинлекләр" форумы кысаларында ораторлык осталыгы, шәхси бренд булдыру, камиллеккә ирешү буенча тренинглар, мастер-класслар планлаштырылган. Моннан тыш, быел форумга тәҗрибә уртаклашу максатыннан Пятигорск дәүләт университетыннан делегация килгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International