Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды

2024 елның 20 сентябре, җомга, 10:22

Бүген иртәнге сәгать унда парламентның утырышлар залында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибенә, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре Киңәшмәсе карары нигезендә, 17 мәсьәлә кертелгән, нигездә алар барысы да оештыру характерында.

Парламент Рәисе сайланганчы, Татарстан Республикасы Конституциясенең 73 статьясы нигезендә, утырышны ачу һәм алып бару хокукы өлкән яшьтәге депутат Марат Галиевка бирелде.

Марат Галиев Дәүләт Советы адресына котлау телеграммалары килүен билгеләп үтте. Аерым алганда, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, республиканың яңа депутатлар корпусына уңышлы эш теләп, Федерация Советы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының нәтиҗәле хезмәттәшлеге киләчәктә дә Россия дәүләтчелеген ныгытуга юнәлдереләчәгенә ышаныч белдергән. Ил төбәкләренең закон чыгару җыелышлары җитәкчеләреннән дә котлау телеграммалары килгән.

Бүгенге утырышның көн тәртибенә килгәндә, депутатларга Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын, Дәүләт Советы Секретарен, Дәүләт Советы Президиумы составын, шулай ук көзге сессиянең эш органнарын сайларга туры киләчәк. Моннан тыш, Дәүләт Советы комитетлары һәм комиссияләре төзеләчәк, аларның составы һәм җитәкчеләре билгеләнәчәк, Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил сайланачак.

Беренче утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнаша.

Сайлаучыларның яңа чакырылыш парламенты эше белән кызыксынулары зур булу сәбәпле, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы телевидение һәм радио аша турыдан - туры трансляцияләнә.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы беренче утырышының түбәндәге көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2024 елгы көзге сессиясе эшче органнары турында.

2. Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларның нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисен сайлау турында.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларын сайлау турында.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен сайлау турында.

6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларын төзү турында.

7. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларының составы турында.

8. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары рәисләрен сайлау турында.

9. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумын сайлау турында.

10. Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү турында.

11. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү турында.

12. Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү турында.

13. Профессиональ даими нигездә эшләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында.

14. Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил вәкаләтләрен бирү турында.

15. Федераль телерадиотапшырулар конкурсы комиссиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле турында.

16. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан карап бетерелмәгән закон проектлары буенча җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җаваплы комитетларын билгеләү турында.

17. Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил вәкаләтләре бирелгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

Утырыш Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның ВКонтакте һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында турыдан-туры трансляцияләнә.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International