Яңа чакырылыш парламентының профильле комитеты рәисләре сайланды

2024 елның 20 сентябре, җомга, 13:01

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы составында сигез профильле комитет эшләячәк. Бүген яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында шундый карар кабул ителде. Моннан тыш, утырышта комитет рәисләре сайланды.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсенең оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов хәбәр иткәнчә, депутатлар вәкилләре киңәшмәсе республика тормышының төп өлкәләре буенча закон проектлары эшен алып бару өчен 8 комитет төзергә тәкъдим итә. Депутатлар әлеге карарны хуплады.

Алексей Созинов әйтүенчә, депутатларның шәхси гаризалары нигезендә депутатлар вәкилләре киңәшмәсе комитетлар составы буенча тәкъдим керткән. Ул искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында республика законы нигезендә комитетларда  әгъзалар  саны 7 – 15  кеше тәшкил итә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетына – 8 кеше, Бюджет, салымнар һәм финанс комитетына – 12 кеше, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетына – 12 кеше, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетына – 15 кеше, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетына – 12 кеше, Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына – 8 кеше, Социаль сәясәт комитетына –15 кеше, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына 12 кеше кергән.

Парламент утырышы тәнәфесендә барлык комитетларның утырышлары уздырылды, анда депутатлар комитетлар рәисләре вазыйфаларына сайлану өчен кандидатуралар каралды. Кандидатураларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент башлыгы урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тәкъдим итте. Кабул ителгән карарлар нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы түбәндәге депутатларны комитетлар рәисләре вазыйфаларына раслады:

Альберт Хәбибуллин – Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе;

Леонид Якунин – Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе;

Рәгать Хөсәенов – Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе;

Андрей Егоров – Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе;

Азат Хамаев – Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе;

Александр Чубаров – Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе;

Светлана Захарова – оциаль сәясәт комитеты рәисе;

Айрат Зарипов – Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа сайланган комитет җитәкчеләрен котлады һәм аларга уңышлар теләде. Парламент җитәкчесе шулай ук Дәүләт Советы комитетлары җитәкчеләре урынбасарларын комитетлар утырышларында сайлаячакларын билгеләп үтте.

«Без парламент комитетлары җитәкчеләренең дәвамчанлыгын саклап калдык диярлек, сезнең һәркайсыгызның зур тәҗрибәсе һәм практикасы бар, – дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе, – алда җитди эшләр тора».

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International