Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы комиссияләре төзелде

2024 елның 20 сентябре, җомга, 13:03

Бүген Дәүләт Советы утырышында өч парламент комиссиясе төзелде, аларның составы расланды һәм җитәкчеләр сайланды.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсенең оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов киңәшмәнең Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча комиссия, Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия һәм Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия төзү карары турында мәгълүмат бирде.

Депутатлар әлеге тәкъдимне хуплады, шулай ук комиссия җитәкчеләрен сайлады.

Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча комиссия рәисе итеп Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сайланды.

Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү комиссиясе рәисе итеп Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сайланды.

Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе итеп депутат Камил Гыйлманов сайланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International