Депутатлар алдында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хисап тоты

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 12:18

Бүген  алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышында   ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның «Татарстан Республикасында 2019 елда кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында» чыгышы  тыңланды.  

Узган елда ТР  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына турыдан туры килгән мөрәҗәгатьләр саны алдагы елга карый  бер меңгә күбрәк булган һәм 4713 тәшкил итте. Мөрәҗәгатьләрнең  күбесе хезмәт, торак мөнәсәбәтләренә, сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә, белем алуга, социаль яклау чараларына хокукны тәэмин итүгә кагылышлы.

«Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләр саны арту моңа дәлил булып тора, 2019 елда әлеге система аша 77 162 мөрәҗәгать кергән, бу 2018 елга караганда 26 процентка күбрәк (узган ел – 61 378).

2018 ел белән чагыштырганда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен уңай хәл итү очраклары да арткан (60 052 – 2019 елда, 47 768 – 2018 елда), бу 2019 елда бастырылган барлык мөрәҗәгатьнең 78 проценты.

"Шул ук вакытта Вәкаләтле вәкил 2019 елда 3401 мөрәҗәгатьнең  үтәлешен контрольгә алды. Күрсәтелгән чорда ЕГИС ГЛОНАСС 112 системасы аша кергән 541 мөрәҗәгатьне тикшерү үткәрелде, " – диде Сәрия Сабурская.

Аппаратка мөрәҗәгать иткән гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча, 100 урынга барып тикшерү үткәрелгән. Гомуми юрисдикция судларында гражданнар мәнфәгатьләрен яклап яки өченче зат сыйфатында Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре яки аның вәкилләре 60 тапкыр катнашкан.

Вәкаләтле вәкилнең әйтүенә караганда, республикада эш хакы буенча бурычны ачыклау һәм тиешле чаралар күрү буенча системалы эш алып барыла. "Шул ук вакытта, тулаем алганда, хәл катлаулы дип әйтергә кирәк. Татарстан Республикасы дәүләт Хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, агымдагы ел башына эш хакы буенча бурыч 305,8 миллион  сум тәшкил итте", – диде Сәрия Сабурская.

Шактый бурыч бөлгенлеккә чыккан предприятиеләр аркасында җыелган һәм бу проблемага зур әһәмият бирелә башлады. Республикада арбитраж идарәчеләренең суд канәгатьләндергән, икенче чират кредиторларның агымдагы таләпләрен үтәүнең айлык чиратын үзгәртү турында Татарстан Республикасы Арбитраж судына гаризалар җибәрү практикасы барлыкка килә башлады һәм хезмәткәрләргә эш хакын беренче чиратта түләү тәртибе билгеләнде. Шуның белән бергә, тиешле чаралар һәр очракта һәм икътисадый яктан актив бурычлы оешмаларга карата да кабул ителергә тиеш.

Аерым алганда, бу эштә бигрәк тә Татарстан Республикасы дәүләт Хезмәт инспекциясенә, элеккеге хезмәткәрләре белән исәп-хисап ясамаган һәм салым органына хәбәр итмичә факттагы адресын үзгәрткән эш бирүчеләргә карата принципиаль булу таләп ителә ди омбудсмен.

"Түләргә сәләтле бурычлы оешма эшчәнлеге белән хокук саклау органнары кызыксына башлау белән, шунда ук үз хезмәткәрләренә бурыч түләү мөмкинлеген табулары турында без бер генә тапкыр билгеләп үтмәдек. Конкрет саннарга таянып шуны билгеләп үтәм, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча 2019 елда алдан тикшерү үткәрү нәтиҗәсендә республиканың дүрт предприятиесендә эш хакы буенча бурыч тулысынча түләнеп бетте", – дип белдерде Сәрия Сабурская.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә борчый. Әйе, Татарстан Республикасында  ел дәвамында эшсезлек дәрәҗәсе  ил буенча уртача күрсәткечтән һәрвакыт түбән булды., "кызганычка каршы, гражданнарның конкрет тормыш хәлләре гомуми саннар чагылышыннан аерылып тора". Омбудсмен эш урыннарына квота һәм резерв калдыру турындагы законына ярашлы рәвештә эшкә урнаша алмаган инвалидларны эшкә урнаштыруга юнәлтелгән өстәмә чаралар күрергә кирәк дип саный.

Куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләсе чыгышта аерым урын алып тора. Ел ахырында республикада «Татарстан Республикасында хезмәт законнарына һәм хезмәт хокукы нормалары булган башка норматив хокукый актларга күзәтчелек буенча ведомство контроле турында»гы закон кабул ителде. Татарстан Республикасы дәүләт Хезмәт инспекциясе мәгълүматларын анализлау шуны күрсәтә, узган ел хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә авыр зыян китерә торган җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары, кайсы оештыру-хокукый милек формасына бәйле булуына карамастан оешмаларда булды. Шуңа бәйле рәвештә Сәрия Сабурская эш вакытында хезмәткәрләре белән бәхетсезлек очраклары булган оешмаларны тикшерүләр планына кертү турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итте.

Вәкаләтле вәкил әйтүенчә, торакка хокуклары бозылу турындагы мөрәҗәгатьләр инде берничә ел дәвамында күпчелекне тәшкил итә.  2019 елда торак законнары белән көйләнә торган мөнәсәбәтләр өлкәсенә кагылган 1081 мөрәҗәгать кергән. Алар арасында – йортлары сәнагать әһәмиятендәге объектлар зонасы чикләренә эләккән, социаль найм килешүе буенча торак алуга хокуклары булган гражданнарның хокукларын яклау белән бәйле хәлләр, инвалидларның һәм аз якланган башка төркемнәргә кагылышлы  мәсьәләләр.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе оешмалары эшенә шикаятьләр  актуаль булып кала. Татарстанлыларны агымдагы ремонт үткәрүдә, гомум йорт милкен һәм йорт яны территорияләрен тиешле тәртиптә тотуда идарәче оешмаларның эшләмәве, идарәче оешмаларның үз эшчәнлеге турында мәгълүмат бирмәве, коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең тиешенчә булмавы белән бәйле мәсьәләләр борчый.

"Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә сәламәтлек саклау объектлары инфраструктурасын үстерүгә, сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә, республикада яшәүчеләр өчен профилактик чаралар оештыруга ныклы игътибар бирелә, – дип дәвам итте Сәрия Сабурская –  шуның белән бергә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге теләсә кайсы уңышлар янында хокук бозулар тиз күренә, чөнки алар һәр кешенең мөлкәти булмаган шәхси хокукларына, аның сәламәтлегенә кагыла".

2019 елда гражданнардан килгән иң күп мөрәҗәгатьләр табибка язылуга кагылышлы.  Бу нисбәттән вәкаләтле вәкил Сәламәтлек саклау министрлыгына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантияләре программасы кысаларында амбулатор-сырхауханә ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларындагы белгечләргә үзвакытында язылуны оештыруга юнәлтелгән өстәмә чаралар кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Узган елда балаларга һәм үсмерләргә белем бирү, тәрбияләүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә арткан. "Яңа балалар бакчалары төзүгә һәм ачуга карамастан, урыннар җитмәү аркасында кабул ителмәгән сабыйлар чираты,  кызганычка каршы, артты, – дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская, – чиратны «бушату» вариантларының берсе – шәхси балалар бакчалары, алар үзләрен белем бирмичә генә балаларны карау һәм тәрбияләү буенча хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләр сыйфатында гына күрсәтә. Казанда үткәрелгән тикшерүләребез һәм башка дәүләт органнары мәгълүматлары нигезендә без әлеге учреждениеләрдә булу балалар өчен куркынычсыз булмавын күрдек".

Вәкаләтле вәкил фикеренчә, андый учреждениеләргә эшләргә бирмәү – иң җиңел карар. "Мәгариф һәм фән министрлыгына муниципалитетлар белән бергә шундый шәхси бакчаларга методик ярдәм күрсәтүнең төрле вариантларын карау максатка ярашлы булыр иде дип саныйм" – диде омбудсмен.

Социаль яклау өлкәсендә гражданнар хокукларын саклау – докладның тагын бер бүлеге, анда пенсия белән тәэмин итү, мохтаҗ гражданнарга социаль түләүләр, социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфаты, инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, аерым төр гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, республиканың санатор-курорт учреждениеләрендә инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнә торган кешеләр өчен уңайлы тирәлек булдыру белән бәйле аерым проблемалы мәсьәләләр кертелгән.

Чыгышын йомгаклап, Сәрия Сабурская хокук саклау эшчәнлегендә бергәләп эшләгән өчен депутат корпусына аерым рәхмәтен җиткерде. "Халыкта кызыксыну уяткан кайбер партнерлык практикасы даимигә әверелде. Менә берничә ел инде Вәкаләтле вәкилнең хокук мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән үткәргән «кайнар элемтәләр»е, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән бергәләп гражданнарны кабул итүләр республикада яшәүчеләрдә зур кызыксыну уята".

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  чыгышы депутатларда зур кызыксыну уятты. Олег Коробченко хәрби хезмәткә чакырылган егетләр мәсьәләләре белән кызыксынды. «Без хәрби хезмәткә алынган егетләрне һәм аларның гаиләләрен яклау буенча Хәрби комиссар белән бергәләп эшлибез, – диде Сәрия Сабурская, - без 54 хәрби частьны шефка алдык,  соңгы елларда шәхсән Хабаровскидан алып  Приморьега кадәр  алтмышлап частьта булып кайттым, егетләрнең сәламәтлеген саклау, уставтан тыш мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә зур игътибар бирәбез».

Артур Габделҗанов  республикада  сәламәтлеге чикле  балалар һәм аларның әти-әниләре белән нинди эшләр алып барылуы  турында сорады. Николай Рыбушкин Вәкаләтле вәкилгә суд процесларында  хокуклары бозылган гражданны яклауда өченче зат сыйфатында катнашу хокукы бирергә тәкъдим итте.  Сәрия Сабурская моның  федераль закон белән генә җайга салу мөмкин булуын искәртте.

Бу елның мартында ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  институты эшли башлауга 20 ел тула. Татарстан – Россиядә омбудсмен  вазыйфасын иң беренчеләрдән булдырган төбәк.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International