Инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр салым ташламасыннан файдалана алачак

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 12:54

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында һәм салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында  законнарга үзгәрешләр кертү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Әлеге закон проектлары инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен табышка һәм мөлкәткә салымнарның түбән ставкаларын билгели.

"Әлеге закон проектлары белән инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы инвестиция эшчәнлеге субъектларына, мәҗбүри шартларны үтәгәндә генә, киметелгән салым ставкаларын (оешмалар мөлкәтенә салым буенча 0,1 % һәм табышка салым буенча 13,5%) кулланырга тәкъдим ителә, - дип ассызыклады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, - аерым алганда, оешманың хисап елында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым түләүләре, пенялар һәм штрафлар суммаларын хисап елына кадәрге өч ел өчен булып, тиешле тармак буенча тулаем Россия Федерациясендә Россия Федерациясе субъектларының берләштерелгән бюджетларына салымнардан кергән сумманы үзгәртү күрсәткеченә һәр ел йомгаклары буенча индексацияләнгән тиешле салымнарның чынбарлыкта түләнгән суммаларының уртача арифметик күрсәткеченнән ким булмаган күләмдә түләве турында шарт билгеләнә. Яңа төзелгән оешмаларга карата беренче салым чорында әлеге шарт кулланылмый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International