“Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” республика законына үзгәрешләр кертелә

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 13:57

Бүген депутатлар “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.  Әлеге документ республика законын федераль законнарга туры китерү максатларында әзерләнгән.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов әйтүенчә, документ  террорчылыкны финанслауга каршы тору функцияләрен гамәлгә ашыручы ведомствоара координацион орган тарафыннан үзләренә карата “Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә (рәсмиләштерүгә) һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш турында” Федераль законның 74 статьясы нигезендә акчаларны яисә башка мөлкәтне тотуны туктатып тору (туктату) турында карар кабул ителгән оешмаларга яисә физик затларга дини оешманың гамәлгә куючысы (катнашучысы, әгъзасы) булуны тыюны билгеләүгә юнәлдерелгән.

Депутатлар закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International