Бер гаилә балалары мәктәпкә һәм бакчаларга кабул ителгәндә аерым өстенлеккә ия

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 13:59

Депутатлар беренче укылышта Татарстан Республикасы Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законы проектын кабул иттеләр.

 Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова хәбәр иткәнчә, әлеге документ нигезендә бер гаиләдә яшәүче һәм тору урыннары уртак булган балалар абыйлары һәм (яисә) апалары укыган дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларына мәктәпкәчә белемнең һәм башлангыч гомуми белемнең төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алырга өстенлекле кабул ителү хокукына ия.

Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектын хуплады һәм аны, 27 февральгә кадәр төзәтмәләр кертү срогын куеп, беренче укылышта кабул иттеләр.

Парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов закон проектын әзерләгәндә балаларны мәктәпкә  кабул иткәндә яшәү урынына бәйлелек булу-булмау мәсьәләсе белән кызыксындырды.  Чөнки бу уңайдан ата-аналардан шикаятьләр күп килә.

Людмила Рыбакова хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә электрон чират кертү уңаеннан мөрәҗәгать килгән. Әлеге сорау профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә эшләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International