Фәрит Мөхәммәтшин Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты

2025 елның 31 марты, дүшәмбе, 14:52

Бүген Казан федераль университетында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды, анда фәнни бергәлек вәкилләре республикада ясалма интеллект үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.  Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

Татарстан Республикасы ясалма интеллект өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әверелергә тиеш, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов утырышта.  Республика Рәисе искәрткәнчә, Россия Президенты ясалма интеллект өлкәсендәге эшләнмәләрне илнең фәнни һәм технологик суверенитеты өчен төп шартларның берсе дип атады. Әлеге инструментлар икътисад һәм социаль өлкәләрдә, шул исәптән дәүләт идарәсендә дә, һәр җирдә кулланылырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты кысаларында «Ясалма интеллект» федераль проекты эшләвен билгеләп үтте. Аның кысаларында ясалма интеллект технологияләрен эшләүче компанияләргә җитди ярдәм күрсәтү, предприятиеләрдә яңа әйберләрне сынап карау, кадрлар белән тәэмин итү, фән һәм инфраструктура формалаштыру планлаштырыла.

Татарстанда ясалма интеллект кертү буенча эшләнмәләр бар инде, кайбер проектларны күргәзмәдә күрсәттеләр. Тәкъдим ителгән ЯИ-проектлар гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә, документларның зур күләмнәрен (шул исәптән татар телендә) эшкәртергә, галимнәргә тикшеренүләрдә ярдәм итәргә, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә һәм фейкларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Шулай ук компанияләр үз эшләнмәләрен медицинада (тикшеренүләр мәгълүматлары нигезендә патологияләрне ачыклауда ярдәм), персонал сайлау өлкәсе эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, автомобиль йөртүчегә ярдәм итү системасын үстерү өчен кулланырга тәкъдим итә.

ТР Фәннәр академиясе президенты, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов 2030 елга ясалма интеллектның төп трендларын билгеләде. Әйтик, ЯИның дөнья базары елына 28% тан артык үсеш темпы белән 830 млрд долларга җитәчәк, бу глобаль эчке тулаем продуктны 15,7 трлн долларга арттырачак. Россиядә  ясалма интеллект кертү эчке тулаем продуктка 11 трлн сум өстәячәк. 2030 елга гомуми ясалма интеллект булдыру ихтималы 25% ка бәяләнә, системалар тар мәгълүматларга өйрәтмичә генә бурычларны хәл итә алачак. Кешенең хис-кичерешләрен һәм фикерләрен аңлаучы көчле ясалма интеллект үзәгендә кеше булган  технологияләр өчен нигез булачак. Алар укытуны персональләштерәчәк һәм контент булдыруны автоматлаштырачак. "Кертелә торган төп тармаклар – ритейл, сәламәтлек саклау, транспорт, цифрлы игезәкләр. Шул ук вакытта төп куркыныч ясалма интеллектны криминаль куллану (фейклар, манипуляцияләр) һәм шәхси кагылгысызлыкка янау белән бәйле», –  дип басым ясады ул.

"Безнең күбебез ясалма интеллект системаларын танып белү юлының башында тора. Безгә бер-беребезне тулыландыру һәм ресурсларны юкка сарыф итмәү өчен тырышлыкларыбызны берләштерергә кирәк. Бу теманы без контрольдә тотачакбыз",  – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International