2024 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты чыгымнары 80,2 млрд сум тәшкил иткән

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 13:22

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны учреждение директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Фонд җитәкчесе сүзләренә караганда, 2024 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәр буенча 80,9 млрд сум, чыгымнар буенча 80,2 млрд сум тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы бюджетыннан кергән акчалар күләме керемнәрнең гомуми суммасында 12,7% яисә бюджетара трансфертлар күләменең 100,2% состав тәшкил иткән.

Чыгымнар медицина хезмәтләре өчен түләүгә һәм максатчан программаларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән (78,6 млрд сум), медицина оешмаларына табиблар һәм урта медицина персоналы хезмәтенә түләү чыгымнарын финанслашуга чыгымнар ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды нормалаштырылган иминият запасы акчалары исәбеннән 164,3 млн сум тәшкил иткән.

Депутат Геннадий Глушков Бюджет, салымнар һәм инвестицияләр комитеты карарын тәкъдим итте, закон проекты профильле комитет әгъзалары тарафыннан хупланган.

Геннадий Глушков әйтүенчә, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы канунга 2024 елда үзгәрешләр ике тапкыр кертелгән. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә фонд бюджетының планлы керемнәре 105,4 млн сумга, чыгымнары 1,2 млрд сумга арткан.

2024 елда ММИ Фонды бюджетының керемнәре һәм чыгымнары 2023 ел белән чагыштырганда 12,9% ка һәм 11% ка арткан.

Комитет тәкъдиме буенча, Дәүләт Советы 2024 елда Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте бюджеты үтәлешен керемнәр буенча 80,9 млрд сум һәм чыгымнар буенча 80,2 млрд сум күләмендә раслады, бюджет профициты 685,4 млн сум.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International