Дәүләт Советында рәссам Илдус Мортазин белән иҗади очрашу узды

2025 елның 26 сентябре, җомга, 15:13

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Мортазин белән иҗади очрашу узды. Кичә парламент фойесында танылган рәссамның рәсем сәнгате күргәзмәсе ачылган иде.  

Очрашуда Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре катнашты.

Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева рәссамга мөрәҗәгать итеп, аның әсәрләренең эмоциональ тәэсиренең тирәнлеген билгеләп үтте, авторның югары осталыгына һәм сәнгати күзаллауының уникаль булуына басым ясады. «Сезнең картиналарны зур кызыксыну һәм дулкынлану белән карадык. Һәм сезнең эшләрегезне күргән һәркем, бу шәп, диләр – бу тормыш дулкыны, гаять көчле энергия һәм тарих... Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Татарстан җирендә шундый талантлы кешеләрнең тууы, яшәве һәм иҗат итүе белән горурланабыз», – диде Ирина Терентьева.

Бүген үк күргәзмә авторы Илдус Мортазинга Дәүләт Советы диварларында «Татар көйләре» сәнгать күргәзмәсен уздырганы өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Сезнең картиналарыгыз үзләрендә уңай, якты, алар  тормышның үзен, аның күптөрлелегендә чагылдыра, халыкларыбызның ерак данлы үткәнендәге вакыйгаларны күз алдына китерергә һәм республиканың бүгенге динамик үсешенә шатланырга мөмкинлек бирә. Күпсанлы бәяләмәләр сезнең сәнгатегезнең безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, дуслыгыбыз һәм Татарстан җирендә яшәүче халыкларның уртак казанышлары өчен шатлык, горурлык хисе уятуын күрсәтә»,  – дип билгеләп үтелә Рәхмәт хатында. 

Очрашу вакытында автор үзенең сәнгать әсәрләренең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, очрашуда катнашучыларга үз иҗатына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International