Казанда Роберт Миңнуллин белән хушлаштылар

2020 елның 28 марты, шимбә, 12:19

Бүген Камал театры каршындагы мәйданда күренекле җәмагать эшлеклесе, шагыйрь һәм язучы Роберт Миңнуллин белән хушлаштылар.  Мәрасимне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды.  

"Татарстан Республикасы, татар дөньясы, халкыбызның кечесе дә зур югалтуга дучар булды, – диде Марат Әхмәтов чараны ачып. – Без бүген күренекле җәмагать һәм сәясәт эшлеклесе, бөек шагыйрь һәм язучы Роберт Миңнуллин белән хушлашабыз. Ул күңеле белән һәрчак халкы белән бергә иде, аның өчен яшәде, язмышы өчен янды. Шуңа күрә уттай шигырләре дә күңеленнән өзелеп төшкән җан авазы кебек. Роберт Мөгаллим улы нәниләрнең һәм әниләрнең күңелен дә аның үзенә генә хас булган нечкә хис һәм гадилек белән укып туймаслык шигъри юлларга сала алды. Аның – “Шагыйрь генә булып кала алмадым” дигән җыентыгында әйтелгәнчә, ул үзе үк әйткәндәй, нечкә күңелле сәясәтче дә иде. Күңеленә, гомер яшәп бөртек тә тормыш тузаны кундырмыйча, – саф, ихлас һәм искиткеч тыйнак булып кала белде. Шуңа күрә халкыбыз да үзенең мәшһүр улын үз итә, олыдай хөрмәли иде".

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән Роберт Мөгаллим улы вафат булуы сәбәпле Миңнуллиннар  гаиләсенең олы кайгысын уртаклашты,  аларга түземлек теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевнең чарага килә алмавын, әмма үзенең кайгы уртаклашу сүзләрен шигъри юллар белән җиткерүне соравын әйтте. Ул дүртьюллыкны Минтимер Шәймиевнең үзе язып бирүен әйтте һәм шуны укыды:

«Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле,

Шундый шагыйрь Роберт безгә үрнәк түгелме?

Татар, башкорт халкына син Ходайдан зур бүләк,

Роберт иҗат чишмәсе — эчеп туймас гаделлек».

"Роберт  Миңнуллин – халкыбызның  сөекле улы, Татарстанның Халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортостанның Фатыйх Кәрим исемендәге дәүләт бүләге иясе, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул аның шагыйрь буларак әдәбиятыбызга керткән өлеше, халыкчан җырлары татар халкының гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә чиксез ихтирамын казануы, аның күп телләрдә басылган кырыкка якын китап авторы икәнен әйтте.

"Роберт Мөгаллим улы гомере буе туган халкыбызга, туган телебезгә хезмәт итте. Хезмәт юлын газета хәбәрчесе булып башлап, баш мөхәррир дәрәҗәсенә иреште. Озак еллар буе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булды, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшләде, Мәдәният, милли мәсьәләләр һәм Телләр комиссияләрен җитәкләде",– дип искәртте парламент башлыгы.

"Кеше гомере еллар озынлыгы белән түгел, ә үзеннән соң калдырган эзләре, кылган гамәлләре белән бәяләнә. Роберт Мөгаллим улы үзенең күркәм гамәлләре, фидакарь хезмәте, кешеләргә булган җылы мөнәсәбәте, күңелләребезгә салган шигъри юллары белән барыбызга да кадерле һәм якын булды. Татар халкы үзенең сөекле улын беркайчан да онытмас. Роберт Мөгаллим улының якты истәлеге аның белән бергә хезмәт иткән, аралашкан, дус булган иптәшләренең, һәрберебезнең дә күңелендә мәңге сакланыр!" – дип тәмамлады сүзен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин илдә коронавирус афәте беткәннән соң Роберт Мөгаллим улының истәлегенә багышлап, республика күләмендә искә алу кичәсен үткәрергә ниятләүләрен дә әйтте.

Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында Роберт Миңнуллинның музее булачак. Бу хакта Башкортстан Мәдәният министры урынбасары Рәмис Алтынбаев әйтте.  Ул Миңнуллиннар гаиләсенә Башкортостан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбировның кайгы уртаклашуын җиткерде.

"Роберт Миңнуллин безнең йөрәгебездә. Ул башкорт һәм татар халкын шигърият аша дуслаштырды. Йөрәкле шәхес булды. Бер беребезне саклыйк. Бәхил бул, Роберт агай», — диде Ранис Алтынбаев.

Роберт Миңнуллин Казанның Тынычлык бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International