Светлана Захарова: “Бердәм Россия”нең волонтер үзәге барлык гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итә

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе, 13:03

 «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында оештырылган коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар үзәгенә мөрәҗәгатьләр саны көннән-көн арта бара. Бу хакта партиянең төбәк бүлегенең коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова хәбәр итте.

«Яшь Гвардия» активистлары, партия тарафдарлары һәм республиканың волонтерлык оешмалары инде атна дәвамында азык-төлек һәм дарулар сатып алуда, китерүдә ярдәм итәләр. Мондый эш «Бердәм Россия» нең җирле бүлекчәләре тарафыннан һәр районда башкарыла.

«Башка оешмалардан аермалы буларак, без 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән генә чикләнмичә, ярдәмгә мохтаҗ булган барлык гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итәбез. Әйтик, безгә Краснодар краеннан бер хатын-кыз шалтыратты, ул әнисен карый. Аның ире, беренче төркем инвалид, Казанда калган. Ул бездән ир-атка азык-төлек продуктлары китерүләрен сорады, - дип сөйләде  Светлана Захарова. - Мөрәҗәгать кабул ителгәннән соң, волонтер үзәк акчасына товарлар сатып ала, мөрәҗәгать итүчегә илтә, аңа чек күрсәтеп азык-төлек тапшыра һәм шуннан соң гына акча ала. Хезмәт үзе бушлай. Заявканы эшкәртү вакытында волонтер товарның төп характеристикаларын, нинди бәя категориясенә йөз тотуын аныклый».

Светлана Захарова аңлатканча, бер телефон шалтыратуын эшкәртү өчен 10-15 минут вакыт китә. Үтенеч, гадәттә, бер тәүлек эчендә гамәлгә ашырыла.

«Бердәм Россия» нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында гражданнарны кабул итү дәвам итә, әмма бары онлайн-режимда гына, дип басым ясады парламентарий. Юридик характердагы сораулар белән, гадәттә,  үзмәшгуль булган кече һәм урта бизнес вәкилләре  шалтырата.

Җәмгыятьтәге борчулы хәлләрне исәпкә алып, белгечләр «кайнар линия» буенча психологик ярдәм дә күрсәтәләр. Социаль сәясәт комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, волонтерлар сафына керергә теләүчеләрдән күп.

Халык белән эшләүдә, һичшиксез, Дәүләт Советы депутатлары да актив катнаша, алар, кирәк булганда, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән элемтәгә кереп, тулы җаваплар бирә алалар. Шулай итеп, бүген шалтыратуларны депутат Людмила Рыбакова кабул итте. Бер сәгать эчендә генә дә ул 14 мөрәҗәгатькә җавап бирергә өлгергән.

«Нигездә, үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләре һәм үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хокук бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибе турында сорыйлар. Без ТР Министрлар Кабинеты Карары белән расланган тәртипне аңлатабыз. 2590 номерына хәбәр җибәреп, теркәлү узарга һәм код алырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

Мошенниклар тарафыннан кылынырга мөмкин гамәлләрне булдырмас өчен, партия тарафыннан кирәкле чаралар кабул ителгән. Волонтерлар бейджикны күрсәтәләр, анда оештыручыларгың  логотиплары, телефон номеры күрсәтелгән, аның буенча ярдәм сорап кына калмыйча, килгән кеше турында мәгълүматны да белергә була.

Волонтерлык үзәге тарафыннан шулай ук санитар куркынычсызлык чаралары да уйланылган: эш башланыр алдыннан барлык иреклеләр инструктаж уза, аларны мөмкин булган симптомнар булу-булмауга карыйлар һәм температураны үлчиләр, волонтерлар шулай ук саклану чараларын һәм зарарсызландыручы препаратларны алалар.

Волонтерлык үзәгенең кайнар линиясенә " 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International