Дәүләт Советы коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә "махсус эш режимына" күчәргә мөмкин

2020 елның 14 апреле, сишәмбе, 11:16

Дәүләт Советы уңайсыз эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясен таратмау буенча чаралар күрүгә бәйле рәвештә "махсус эш режимына" күчәргә мөмкин. Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Дәүләт Советы Регламентына тәкъдим ителүче үзгәрешләрне карадылар. Үзгәрешләр  бары тик парламент утырышында кабул ителгәннән соң гына үз көченә керәчәк.

Профильле комитет утырышы беренче тапкыр дистанцион режимда мәгълүмат-телекоммуникация элемтә челтәрләрен кулланып узды. "Республикада югары әзерлек режимы кертелде һәм чикләү чаралары билгеләнде, – дип басым ясады Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, утырышны ачып, – бу шартларда Дәүләт Советы үз эшчәнлеген туктатмый, парламент яңа эш тәртибенә күчте. Зур чаралар үткәрелми, депутатлар читтән торып эшлиләр. Гражданнарны кабул итү дистанцион режимда алып барыла. Безнең комитет утырышы да шул рәвешле уза. Бу парламент тарихында беренче шундый тәҗрибә. Конституция нигезендә, парламент – дәүләт хакимиятенең даими эшләүче органы, эшләргә һәм кирәкле карарлар кабул итәргә тиеш. Интернет-коммуникация форматы моны эшләргә мөмкинлек бирә ".

Дәүләт Советы Регламентына кертү өчен тәкъдим ителгән үзгәрешләр гадәттән тыш хәлләр, чикләүләр (карантин), хәрби каршылыклар булган очракларда  республика дәүләт хакимиятенең югары вәкиллекле, закон чыгару органының даими эшләвен тәэмин итү максатыннан әзерләнгән. Дәүләт Советы Карары проекты депутатлар Лилия Маврина һәм Шакир Яһудин тарафыннан кертелгән.

Кертелә торган үзгәрешләр нигезендә махсус режим булган очракта парламент эшенең аерым тәртибе билгеләнергә мөмкин. Мондый тәртип Дәүләт Советы Рәисе Карары буенча кертеләчәк.

 «Махсус эш тәртибе» Дәүләт Советы, Президиум, фракцияләр һәм депутат төркемнәре, комитетлар һәм комиссияләр утырышларын видеоконференцэлемтә режимында уздыруны күздә тота. Мондый утырышларда карарлар ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә.

Аерым очракларда Дәүләт Советы, аның Президиумы, комитетларның һәм комиссияләрнең карарларын сорашу ысулы белән тавыш бирү мөмкинлеге карала. Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, сорашу ысулы белән тавыш бирү процедурасы Дәүләт Советы Регламентында язылган. "Комитетлар һәм комиссияләр карарлары буенча сораштыру юлы белән тавыш бирү сораштыру кәгазьләреннән файдаланып башкарыла, аларда һәр мәсьәлә буенча комитет һәм комиссия позициясе чагыла", – дип ассызыклады комитет башлыгы.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, тиешле карар кабул ителгән очракта, "махсус режимда" парламент утырышын ничек оештырырга мөмкин булу тәртибен аңлатты. Республика территориясендә 6 мәйданчык булдыру  планлаштырыла, һәрберсендә хисап комиссиясе төзеләчәк. Фикер алышу видеоконференцэлемтә форматында узачак. Тавыш бирү электрон формада түгел, бәлки "кул күтәреп" булачак. Мәйданчыклар эчендә тавышларны санау бер үк вакытта узачак. Һәр депутатның сорау бирү, теге яки бу мәсьәлә буенча үз фикерен белдерү мөмкинлеге булачак. Һәр мәйданчыкта 20дән дә артык булмаган депутат эшләячәк.

Комитет «Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында» Дәүләт Советы карары проекты турындагы мәсьәләне парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

 Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында парламентарийлар Дәүләт Советына Әлмәт суд районы буенча биш елга җәмәгать судьясы итеп 3 нче суд участогына Анна Назаровны, Биектау суд районы 1 нче суд участогына Рөстәм Сәлаховны, 10 елга Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогына Илһам Кәлимуллинны сайларга тәкъдим иттеләр.

Комитет утырышында депутатларга 2019 елда Башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турында хисап бирелде. Шулай итеп, Дәүләт Советында төп документ буенча киң фикер алышу башланды, анда Хөкүмәтнең бер еллык эшенә йомгак ясала. Хөкүмәт хисабын тәкъдим итү алдында җитди эшләр башкарыла. Тармаклар буенча эшчәнлек нәтиҗәләре республика министрлыкларының һәм ведомстволарының йомгаклау коллегияләрендә тикшерелә, Хөкүмәт хисабы депутатларга танышу өчен җибәрелә һәм парламентның барлык профиль комитетлары утырышларында карала.

Депутатлар республика Президенты адресына 61 сорау юллаган, аларның күбесенә җаваплар әзер инде. Бүген утырышта Шакир Яһудин, аерым алганда, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары биргән мәсьәләләр турында сөйләде. Парламентарийларны гражданнарның башкарма хакимият органнарына мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәле борчый. Депутатлар республикада юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм юлларда үлүчеләр санын киметү буенча күрелә торган чаралар, автомобиль юлларының торышын күзәтүче җәмәгать контроле системасының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве белән кызыксынды. Депутатлар сораулары арасында – гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, тәмәке булмаган никотинлы катнашмалары таралуга бәйле рәвештә наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау, яшүсмерләр җинаятенә  каршы көрәш чаралары.

Хөкүмәт эше турында хисап Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.

Беренче укылышта карауга Конституция суды турында республика законының 12 статьясына үзгәреш кертү турында закон проекты әзерләнгән. Закон проекты Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вәкаләтләрен туктату механизмын ачыклый. Хәзерге вакытта гамәлдә булган законнар нигезләмәсе вәкаләтләре тәмамланган судья өчен аның тарафыннан кузгатылган эш буенча йомгаклау карарын кабул итүгә кадәр судья вазыйфаларын үтәүне дәвам итү мөмкинлеген күздә тота.

Закон проекты белән Конституция суды судьясы вәкаләтләре чоры тәмамланганнан соң судья үз вазыйфаларын яңа судья вазыйфасына сайланганчы үтәвен дәвам итә, дип билгеләнә.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International