Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыру максатыннан

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 12:49

“Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау турында” Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның эш белән тәэмин ителешен арттыру һәм аларны социализацияләү чаралары системасын камилләштерү максатларында әзерләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International