Депутатлар караучысыз калган хайваннар мәсьәләсен хәл итү юлларын тәкъдим итә

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 12:59

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Экология кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ нигезендә, табигый яшәү тирәлеге аучылык җирләре булган хайванның бер төре булып торучы бүре белән эт кушылмасы аучылык ресурсларына кертеләчәк. Аучылык аларның санын җайга салу максатыннан үткәреләчәк.

«Ел саен республиканың аучылык җирләрендә бүре белән эт кушылуы  күзәтелә, алар көтүләргә  туплана һәм гражданнар өчен дә, шулай ук хайваннар дөньясы объектлары өчен дә җитди куркыныч тудыра, – дип билгеләп үтте Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов. – Республикада кыргый хайваннар популяциясенә зыян китерү очраклары да бар. Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район белгечләре һәм аудан файдаланучылар ау җирләрендә әлеге ерткычлар тарафыннан куып китерелгән һәм буып үтерелгән кыр кәҗәләренең мәетләрен даими табалар, бу бигрәк тә кыш көне тирән кар яткан шартларда еш була. Бәяләнгән зыян якынча 3 млн. сум тәшкил итә».

Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, бүре белән эт катнашмасы котыру авыруын тарата. Алар кешедән курыкмаганга күрә, торак пунктларга якын килергә һәм йорт хайваннары һәм кеше белән элемтәгә керергә мөмкиннәр. 2025 елның 11 аенда республикада котыру авыруының 24 очрагы ачыкланган. «Закон кабул ителү күрсәтелгән кыргый хайваннар гамәлләреннән экологик зыянны киметергә ярдәм итәчәк», – дип йомгаклады сүзен профильле комитет рәисе урынбасары.

Шулай ук Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә, шулай ук хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын тәкъдим итте.

Закон Татарстан территориясендә хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимын кертү тәртибен һәм аны хәл итү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин булган чаралар исемлеген раслый. Закон шулай ук хайваннарны вакытлыча тоту пунктларын булдыру һәм хуҗасыз хайваннарны юк итү очраклары исемлеген киңәйтүне дә күздә тота.

Аерым алганда, хайваннарны вакытлыча тоту пунктларындагы хуҗасыз хайваннарны түбәндәге очракларда юк итү мөмкинлеге беркетелә:

– хайванның ветеринария өлкәсендәге белгеч тарафыннан дөрес билгеләнгән дәвалап булмаслык авыр чире яисә хайван гомеренә куркыныч яный торган төзәлмәслек авыр җәрәхәтләре булганда яшәүгә сәләтсез хайваннарның түзеп булмаслык физик интегүләрен туктату зарур булганда;

– ветеринария өлкәсендәге белгеч тарафыннан хайванда кеше һәм (яисә) башка хайваннар өчен куркыныч булган авыруы булуы факты ачыкланганда йә хайван бу авыруны таратучы булганда;

– хуҗасыз хайванда сәбәпсез агрессия булганда;

– Татарстан Республикасы территориясендә яисә Татарстан Республикасы территориясе өлешендә хуҗасыз хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә гадәттән тыш вазгыятьне хәл итүгә юнәлдерелгән чараларны үткәргәндә;

– хуҗасыз хайван кешегә һөҗүм иткәндә.

«Закон проектын кабул итү хуҗасыз хайваннар белән мөгамәлә итү өлкәсендә гамәлдәге хокукый җайга салуның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу хайваннар белән мөгамәлә иткәндә гражданнарның хокукларын яклау максатларына ирешергә ярдәм итәчәк»,  – дип белдерде Нәҗип Хаҗипов.

Депутат Игорь Бикеев закон проектын кабул итү этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очракларын кыскартуга ярдәм итәрме дип кызыксынды. «Әлеге чара кешеләргә һөҗүмнәрне киметергә ярдәм итәргә тиеш», – дип җавап бирде Нәҗип Хаҗипов.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International