Дәүләт Советының "аерым эш тәртибенә" күчү мөмкинлеге парламент Регламентында языла

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 10:27

Бүген парламент утырышында депутатлар  югары әзерлек режимы, гадәттән тыш вәзгыять режимы, чикләү чаралары (карантин), гадәттән тыш яисә хәрби хәл чорларында парламентның даими эшләвен тәэмин итү максатларында Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертте.  

Күрсәтелгән режимнар Россия Федерациясе законнары нигезендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә яисә аның бер өлешендә, Россия Федерациясе субъекты территориясендә кертелә һәм гражданнарның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең эшчәнлеге һәм иминлеге системасы эшләвенең махсус шартларын, шул исәптән гражданнарга һәм оешмаларга чикләү чараларын һәм таләпләр билгеләүне күз алдында тота.

Югарыда санап үтелгән режимнар чорында кертелә торган һәм гамәлдә була торган чаралар һәм шартлар Дәүләт Советының һәм аның органнарының эшчәнлеген гамәлдәге Регламент нормаларында каралганча тәэмин итә алмаска мөмкин.

Моңа бәйле рәвештә карар проектында Регламентка махсус режимнар гамәлдә булган чорда Дәүләт Советында аның эшенең махсус тәртибен билгеләү мөмкинлеген бирә торган үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Мондый тәртипне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе карары буенча кертү тәкъдим ителә.

Махсус тәртип гамәлдә булу чорында Дәүләт Советының һәм аның органнарының утырышларын, мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән файдаланып, видеоконференцэлемтә режимында уздыру мөмкинлеге карала. Мондый утырышларны уздыру турында карарлар Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан – Дәүләт Советы утырышларына кагылышлы, Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан – Дәүләт Советы Президиумы утырышларына кагылышлы һәм Дәүләт Советы комитетлары һәм комиссияләре рәисләре тарафыннан – күрсәтелгән органнарның утырышларына кагылышлы кабул ителәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларын видеоконференцэлемтә чаралары белән уздыруның техник үзенчәлекләрен исәпкә алып, мондый утырышлардагы карарлар электрон системаны кулланмыйча гына ачык тавыш биреп кабул ителәчәк, дип билгеләү тәкъдим ителә.

Карар проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Л.Н. Маврина һәм Ш.Ш. Яһудин тарафыннан кертелгән.

"Дәүләт Советының дистанцион утырышын уздырганда утырышта Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Премьер-министрының, Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президентының тулы вәкаләтле вәкиленең, Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тулы вәкаләтле вәкиленең, Татарстан Республикасы Прокурорының катнашу мөмкинлеге мәҗбүри тәртиптә тәэмин ителергә тиеш, – дип билгеләп үтте Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин үз чыгышында.

Шулай ук карар проектында кичектерелә алмаган аерым очракларда Дәүләт Советы, аның Президиумы, Дәүләт Советы комитетлары һәм комиссияләре карарларын сораштыру юлы белән тавыш биреп кабул итү мөмкинлеге карала. "Шунда ук депутатларны сораштыру юлы белән тавыш бирү Дәүләт Советы Регламентның 781 статьясында каралган тәртиптә (Дәүләт Советы карарларына кагылышлы) һәм Дәүләт Советы Регламентның 161 статьясында билгеләнгән тәртиптә (Дәүләт Советы Президиумы карарларына кагылышлы) үткәрелә, – дип билгеләп үтте комитет рәисе, – комитетлар һәм комиссияләр карарлары буенча сораштыру юлы белән тавыш бирү комитет, комиссия әгъзасының һәр мәсьәлә буенча белдергән фикере күрсәтелә торган сораштыру кәгазьләрен кулланып гамәлгә ашырыла".

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International