Дәүләт Советын утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңланды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 11:15

ТР Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында доклад ясады.

Татарстан Россия Федерациясе лидер төбәкләренең беренче бишлегендә. Алтынчы ел рәттән төбәк Уңайлы инвестицион климатны тәэмин итү буенча илкүләм рейтинг лидерлары өчлегендә. Республиканың зур предприятиеләре – Татнефть, ТАИФ, Камаз, Татэнерго, Сетевая компания һәм башка күп компанияләр 2019 ел барышында элек кабул ителгән инвестицион проектларны гамәлгә кертүне дәвам иттеләр.

Республикада ике махсус икътисади зона – “Алабуга” һәм “Иннополис”, 5 өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе һәм 100 сәнәгать мәйданчыгы һәм парклары уңышлы эшли.

Бер ел эчендә республикада үзмәшгуль булып 63 меңнән артык кеше теркәлде.

Тулай төбәк продукты 2,5 трлн сумнан артты. Үсеш темпы – 101%, сәнәгать җитештерүе индексы 102,4% тәшкил итте, төзелеш эшләренең күләме 363 млрд сумнан күбрәк, ә авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 250,9 млрд сум, төп капиталга инвестицияләр 640 млрд сум тәшкил итте.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республика территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 триллион сумнан артык табыш китерелгән, шуларның 73%ы федераль бюджетка җибәрелгән.

2019 елда Татарстан 11 илкүләм проектта катнашты, алар составына 49 төбәк проекты керде. Аларны тормышка ашыру өчен 27,4 млрд сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән 20 млрд сум - федераль бюджеттан. Чаралар тулысынча финансланды.

Быел республика шулай ук 11 илкүләм проектта катнаша, алар составына 50дән артык төбәк проекты керде. Финанслауның расланган лимиты 25,7 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән 17,4 млрд сумы - федераль бюджет акчалары исәбенә.

Татарстанда 2019 елда 2,2 мең социаль әһәмияткә ия объект төзелде һәм ремонтланды, шул исәптән илкүләм проектлар буенча - 341 объект.

2 млн 675 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, 935 күп фатирлы йорт, 112 балалар бакчасы, 38 мәктәп ремонтланды. 30 балалар бакчасы, 8 мәктәп, 21 күпфункцияле комплекс, 105 спорт мәйданчыгы, 8 модульле чаңгы базасы, 109 авыл хуҗалыгы объекты төзелде.

Алексей Песошин  шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы төп чаралар һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә аның йогынтысын киметү турында сөйләде.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International