Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турында мәгълүмат бирү вакыты Татарстан Президенты Указы белән билгеләнәчәк

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 12:02

Бүген өч укылышта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында республика законының 17 статьясына һәм муниципаль вазыйфа йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар,  муниципаль вазыйфалар  йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Закон проекты нигезендә керемнәр турында белешмәләр «ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнгән вакыттан да соңга калмыйча " бирелә дип билгеләнә. Элегрәк закон проектында “ел саен хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча" дигән норма бар иде.

"Закон проекты Россия Федерациясе Президентының «2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хисап чорында керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру хакында" 2020 елның 17 апрелендәге 272 номерлы Указын бастыруга бәйле рәвештә эшләнде», - дип хәбәр итте коллегаларына Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, - Россия территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә, РФ Президенты Указы нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хисап чорындагы мәгълүматларны биреп бетерү вакыты 2020 елның 1 августына кадәр билгеләнә. Субъектларның дәүләт хакимияте органнарына әлеге указга таянып эш итү күрсәтмәсе бирелде".

Республика законнарында хәзердән башлап дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турында декларацияләр тапшыру вакыты Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнгән вакыттан да соңга калмыйча ел саен тапшырыла дигән норма билгеләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International