Җәмәгать судьялары турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 12:48

Бүген Дәүләт Советы утырышында җәмәгать судьялары турында республика законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ җәмәгать судьясы аппаратының кадрлар составын формалаштыру дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарда каралган тәртиптә конкурс нигезендә дә, шулайук конкурс уздырып тормыйча да керүне күздә тота.  Хәзерге вакытта бары тик конкурс процедурасы гына каралган, хәтта хезмәткәр вакытлыча, мәсәлән, декрет ялына киткән хезмәткәрне алыштыру чорына гына килсә дә конкурс процедурасын узу кирәк.

«Россия Федерациясендә дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль законның 25 статьясы сроклы эш контрактларын төзү очракларын билгели. Аерым алганда, сроклы эш контракты аның артында граждан хезмәте вазыйфасы саклана торган граждан хезмәткәре булмаган чакта аны алыштырып торганда төзелә (мисалга, авырлы булу һәм бала табу алдыннан яки бала тапканнан соң алынган отпуск).

Моннан тыш, «Россия Федерациясендә дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль законның 22 статьясының 4 өлеше эш бирүчегә граждан хезмәте вазыйфаларының кече төркеменә караган граждан хезмәте вазыйфасына билгеләгәндә конкурс уздырмау хокукын бирә.

Моңа бәйле рәвештә «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьяның 41 пунктында «конкурс нигезендә» сүзләрен төшереп калдыру тәкъдим ителә.

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International