Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 13:29

Бүген кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.Документ шикәрле эчемлекләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме алуны тыюны гамәлдән чыгара торган федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнде.

Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин закон проектын тәкъдим иткәндә билгеләп үткәнчә, элегрәк, 2023 елга кадәр, мондый предприятиеләр гомуми нигездә финанс ярдәме чараларыннан файдаланган. Әмма 2022 елда Салым кодексына кертелгән шикәрле эчемлекләрне акцизлы товарларга тиңләүче үзгәрешләр аларны автомат рәвештә дәүләт финанс ярдәмен алучылар арасыннан чыгаруга китергән. Ә агымдагы елның апрелендә кабул ителгән «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» Федераль законның 14 статьясына төзәтмәләр әлеге коллизияне бетерү өчен хокукый нигез булдырды. 

Закон проектына аңлатма язуы нигезендә, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме республика бюджеты һәм җирле бюджетлар, шулай ук субсидияләр бирелгән очракта Россия Федерациясе бюджеты акчалары исәбеннән башкарыла. Хәзерге вакытта, закон нигезендә, акцизлы товарлар җитештерүче яки сатучы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме күрсәтелә алмый.

Бүген кабул ителгән закон шикәрле эчемлекләр җитештерүчеләрне (тонусны күтәрүчеләрдән тыш) финанс ярдәме күрсәтелми торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арасыннан чыгара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International