Судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турындагы республика законына үзгәрешләр кертелә

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 13:38

Бүген Дәүләт Советы утырышында судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ федераль законнардагы үзгәрешләр нигезендә Татарстан Республикасының норматив хокукый базасын үстерү максатларында эшләнгән.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр нигезендә судьялар бергәлегенең кайбер органнары сайланып куела торган сроклар дүрт елдан алты елга кадәр озайтылган. Моннан тыш, Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре вәкаләтләре, әгәр аларның срогы күрсәтелгән Федераль закон гамәлгә кергән көнгә бетмәгән булса, ике елга озайтыла, дип билгеләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International