Янгын куркынычсызлыгы турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 13:39

Бүген Дәүләт Советының егерме беренче утырышында янгын куркынычсызлыгы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Документ федераль законнардагы үзгәрешләр нигезендә Татарстанның норматив хокукый базасын үстерү максатларында эшләнгән.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов әйтүенчә, федераль законнар белән кертелгән үзгәрешләр нигезендә ведомстводан тыш янгыннан саклау турында (12 статья) һәм янгыннарны сүндерү һәм һәлакәттән коткару эшләрен башкару тәртибе турында (22 статья) нигезләмәләр төгәлләштерелә. Шуңа бәйле рәвештә, «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законының «Ведомство янгыннан саклану» 14 статьясының һәм «Янгыннарны сүндерү һәм һәлакәттән коткару эшләрен башкару» 19 статьясының шундый ук нигезләмәләре югарыда әйтелгән Федераль законга туры китерелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International