Илнур Мөбараков һәм Александр Якупов Татарстан Хисап палатасы аудиторлары итеп билгеләнде

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 13:41

ТР Дәүләт Советының 21 нче утырышында парламентарийлар Хисап палатасы рәисе тарафыннан кертелгән республика Хисап палатасы аудиторлары кандидатураларын расладылар. Депутатлар Илнур Мөбәрәков һәм Александр Якуповны бу постка бертавыштан хупладылар. Аларны билгеләү элегрәк сайланганнарның вәкаләтләре чоры тәмамлануга бәйле.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, ике кандидат та республиканың тышкы дәүләт финанс контроле органы аудиторы вазыйфасына билгеләү өчен кирәкле белемгә, эш тәҗрибәсенә һәм һөнәри белемнәренә карата квалификация таләпләренә туры килә.

Илнур Мөбәрәковның гомуми хезмәт стажында 22 ел – тышкы дәүләт финанс контроле өлкәсендә Татарстан Хисап палатасы аудиторы вазыйфасында эшләү. Александр Якуповның 20 елдан артык хезмәт эшчәнлеге Татарстан Хисап палатасындагы эше белән бәйле, шуларның алты елы аудитор вазыйфасында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International