Округларда депутат атнасы

2020 елның 8 мае, җомга, 13:25

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен җәмгыять зур корбаннар һәм чиксез газаплар бәрабәренә Бөек Җиңү яулаган һәм безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга игътибарын юнәлтте. Парламентарийлар да үз округларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.  Моннан тыш, ветераннарга «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды.  

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Балтач районында Ватан мемориалы территориясендә депутатлар һәм район администрациясе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 кытай чиясе утырттылар. Парламентарий шулай ук район башлыгы белән ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, аларга бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды.

Депутат Илья Вольфсон Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Карпунинга «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды. 17 яшьлек Павел Георгиевич 1943 елда снайпер ротасына чакырыла, ә аннары ул авиация полкына күчерелә, анда укчы-радист булып хезмәт итә. Ул, партизаннарга азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары илтү һәм яралыларны алып чыгу өчен, фашистлар  тылына оча. Ул Польша, Румыния, Венгрияне азат итүдә катнаша. Җиңү көнен азат ителгән Венгриядә каршылый.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында булды. Марат Әхмәтов коронавирус пандемиясе шартларында район җитәкчелегенең бердәм һәм дөрес эшләвен билгеләп үтте. Парламент Рәисе урынбасары шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты. Марат Әхмәтов, чәчү тиешенчә бара, темплар кимеми, дип басым ясады.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Менделеевск районының “Яшьлек” яшьләр үзәгендә булды, #МыВместе волонтерлык штабының эшчәнлеге белән танышты. Хәзерге вакытта штабта 30дан артык волонтер эшли, алар ветераннарга, ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм итә.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районында булды. Район башлыгы Айдар Сәлахов белән бергә ул «Калморза» хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты. Бүгенге көндә 8 тонна сөт савыла торган хуҗалык көзгә 12 тоннага кадәр сөт савуны планлаштыра. Фермерлар тагын 50 баш эре мөгезле терлек сатып алырга планлаштыралар. Азат Хамаев шулай ук районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, үзәк хастаханәдә, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен мәктәп-интернатта булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International