Эксперт советы әгъзалары икътисадны үстерү буенча илкүләм планга тәкъдимнәр әзерлиләр

2020 елның 20 мае, чәршәмбе, 17:04

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы булды. Парламентарийлар белгечләр белән бергә 2019 елда республика бюджетының үтәлеше, шулай ук эшлекле тормышны эзгә төшерү,  халыкны эш белән тәэмин итүне җайга салу, гражданнар керемнәрен һәм икътисадны үстерү буенча илкүләм планга әзерләнгән тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин 2019 елны республика керемнәр үсеше белән лаеклы тәмамлады, дип билгеләде. Барлык социаль бурычлар да үтәлгән.

Экспертлар агымдагы ел бюджеты торышы турында фикер алыштылар, ул коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә шактый югалтулар китерә. Шуңа да карамастан, республика президент программаларын финанслау дәвам итә. Леонид Якунин республиканың финанс хәлен ярты ел нәтиҗәләре буенча анализларга һәм тиешле карарлар кабул итәргә кирәк булачагына игътибарны юнәлтте.

Комитет рәисе шулай ук эксперт советы әгъзаларыннан эшлекле тормышны эзгә төшерү, халыкны эш белән тәэмин итүне җайга салу, гражданнар керемнәрен һәм икътисадны үстерү буенча илкүләм гамәлләр планына тәкъдимнәр килүен билгеләп үтте. Алар гомумиләштерелгәннән соң тәкъдимнәр әзерләү буенча төбәк эш төркеменә тәкъдим ителәчәк.

Искәртәбез, Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә һәм территориаль үсеш институты директоры Наил Баһаутдинов рәислегендәге Эксперт советы составына түбәндәгеләр керде:

Казан милли тикшеренү технология университеты кафедрасы мөдире Анна Аксянова, ТР Иҗтимагый палатасының Икътисади үсеш, гражданнар тормышы инфраструктурасы буенча комиссия рәисе Айрат Гыймадутдинов, Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының җитештерү икътисады кафедрасы мөдире Ольга Демьянова, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Анна Дудкина, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының корпоратив идарә буенча проректоры Тимур Крамин, "Ренити" идарәче компаниясе"нең икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Светлана Саблина, "Казан (Идел буе) федераль университетының Икътисад һәм финанслар институты доценты Руслан Садыртдинов һәм ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко.

Бүгенге утырышта аларга Эксперт советы әгъзалары таныклыклары тапшырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International