Дәүләт Советында ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган почта маркасына мөһер кую тантанасы һәм истәлек тәңкәсен тәкъдир итү булды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе, 08:59

Бүген Дәүләт Советында «Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган парламент утырышы узды.  Утырыш башланыр алдыннан әлеге дата хөрмәтенә чыгарылган почта маркасына мөһер кую тантанасы һәи истәлек тәңкәсен тәкъдир итү булды.

Татарстан гербы сурәтләнгән почта маркасына мөһер кую тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

"Татарстан почтасы" директоры Регина Кузнецова аларга сувенир рәвешендә  мөһер сугылган конвертлар тапшырды.

Тантанага 100 сумлык конвертлар 27 мең данә чыгарылган. Татарстан Республикасы да сурәтләнгән «Россия Федерациясе шәһәрләре һәм субъектлары Герблары» сериясендәге почта маркасына «100 ел» дигән язу өстәлгән.  Бу марканың тиражы 15 мең тәшкил итә. Моннан тыш, быел 250 мең нөсхәдә  «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» дип тамгаланган конверт чыгарыла.

Мөһер кую тантанасыннан соң тамгаланган  конвертлар почта бүлекләрендә сатуга чыгарылачак.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевка шулай ук республика төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Россия Банкы тарафыннан чыгарылган 3 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкә тапшырылды. Кыйммәтле металлның чиста авырлыгы - 31,1 г., эретмә пробасы - 925, тәңкә - 39,0 мм диаметрлы түгәрәк формасында.

Көмеш тәңкәнең арткы ягында Казан Кремле күренеше белән татар милли киемнәре кигән, милли бию башкаручы яшьләр сурәтләнгән, өстә – республика гербы. Аңа «100 ЛЕТ» һәм «РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН» дип язылган. Татарстанның йөз еллык юбилеена Россия Банкы тәңкәсе 3 мең данә тираж белән чыгарылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк тә Татарстан, аның уникаль мәдәният һәм архитектура һәйкәлләре темасына истәлекле тәңкәләре чыгарылды. Төрле елларда Россия Банкы республикага һәм аның башкаласы Казанга багышланган 20 төрле тәңкә чыгарды.

Аннары кунаклар Кече зал фойесында оештырылган күргәзмәне карадылар, анда  1923 елда республиканың өч еллыгына чыгарылган ТАССР флагы, ТАССРның этнографик картасы, ТатЦИК әгъзалары таныклыклары, шулай ук төрле тарихи документларның күчермәләре тәкъдим ителде.

Утырыш кунакларына шулай ук "Татарстан истәлек тәңкәләрендә" дип аталган Россия банкы күргәзмәсен күрсәттеләр. Рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның  картиналары  һәм рәссам Ринат Әхмәтовның  «Минем йортым - минем мирасым» панносы аеруча кызыксыну уятты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International