Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында

2020 елның 3 июне, чәршәмбе, 14:36

Закон нигезендә, Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьдә булырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар сайлауларны билгеләү турында ТР Дәүләт Советы Карары проектын карадылар.

Парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның сентябрендә Татарстанның хәзерге Президенты вәкаләтләренең вакыты чыга.

«Закон нигезендә, ТР дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне — сентябрьнең икенче якшәмбесе, шул вакытта әлеге органнарның вәкаләтләренең вакыты чыга», — диде парламентарий.

Альберт Хәбибуллин әйткәнчә, Татарстан Президентын сайлау республика Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. «Сайлау законнары таләпләре нигезендә, сайлауларны билгеләү турында карар тавыш бирү датасына кадәр 100 көн алдан һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Быел ул сентябрьнең икенче якшәмбесе 13енә туры килә.

Комитет парламентка ТР Дәүләт Советының «Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү турында» гы карары проекты турындагы мәсьәләне киләсе утырышка кертергә тәкъдим итте.

Татарстанда сентябрьдә узачак сайлауда электрон рәвештә һәм почта аша тавыш бирү ысулы кулланылмаячак дип белдерде әлеге ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Электрон тавыш бирүгә карата бәхәс бара. Бүген бу тәҗрибә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе территориясендә генә кулланылуын расладылар», — дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

Андрей Кондратьев фикеренчә, Татарстанга киләчәктә дистанцион электрон тавыш бирүне үткәрү мөмкинлегенә әзерләнергә кирәк. «Без электрон тавыш бирүдән баш тарта алмыйбыз. Бу сайлау системасының киләчәге. Ягъни мондый мөмкинлек каралырга тиеш. Бу хәзерге эпидемиологик хәлгә бәйле, ул тавыш бирүнең куркынычсыз ысулы», — дип ачыклык кертте ул.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын һәм җирле советлар депутатларын сайлаулар узарга тиеш. Шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар планлаштырылган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International