Муниципалитетлар һәм министрлыкларның гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшчәнлеге комитет контролендә кала

2020 елның 9 июне, сишәмбе, 14:11

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар "Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында" ТР Дәүләт Советы Президиумының 2019 елның 18 июнендәге карарын үтәү барышы хакында" дигән контроль мәсьәләне карадылар. Муниципалитетлар, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар эшенә гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча күп санда шикаятьләр булуын искә алып, комитет мәсьәләне контрольдән төшермәскә карар кылды.

Әлеге мәсьәлә буенча ТР прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Виктор Кириллов мәгълүмат белән чыгыш ясады. Аның искәртүенчә, дәүләт хакимияте һәм идарә органнарына, муниципалитетка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге, үз вакытында җавап алу - гражданның иң мөһим конституцион хокукы. Вәкаләтле дәүләт һәм муниципаль органнар тарафыннан гражданинның гаризасын үз вакытында каралмау, учреждениеләр һәм ведомстволар җитәкчеләренә кабул итүгә эләгү мөмкинлеге булмау гамәлдәге дәүләт хакимиятенең абруен какшата гына түгел, бәлки дәүләт эшчәнлегенең конституциячел нигезләренә тискәре йогынты ясый.

Мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәткәнчә, республика халкын хезмәт хокукларын, ТКХ өлкәсендәге законнарны, суд карарларын үтәү, өлешләп төзү, авария хәлендәге торактан күчерү һәм хокук саклау органнары вәкилләренең эш-гамәлләренең законлылыгы мәсьәләләре борчый.

2019 елда республика прокуратурасы органнары тарафыннан 300дән артык оешма тикшерелгән, 1165 закон бозу очрагы ачыкланган. 2020 елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча 639 хокук бозу ачыкланган, 342 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка,  32 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында закон бозуларның күбесе Казанда, Әлмәттә, Азнакайда, Яр Чаллыда, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарында ачыкланган. Гражданның язма җавапны алмавы, мөрәҗәгатьне карауның 3 айлык срогы бозылу, 3 көн дәвамында теркәү таләпләрен үтәмәү, гаризаларны карауның тулы булмавы, гаризада булган барлык сорауларга җаваплар булмауга  кагылышлы кагыйдә бозулар күпчелекне тәшкил итә. Гражданнарның шәхси кабул итүен алып барганда хокук бозулар шактый, еш кына кабул итү көнендә  җитәкчеләр  үз урынында  булмый. Прокуратура хезмәткәрләрен мөрәҗәгатьләрне карау өчен җаваплы вазыйфаи затларның законлылыкны тупас бозуларга юл куюы факты аеруча борчый.

Закон таләпләрен күп санлы бозулар ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Спорт министрлыгы, Ростехнадзор идарәсе һәм башкалар эшчәнлегендә ачыкланды. 

"Хәзерге катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять булган чорда мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе турындагы кануннар таләпләрен үтәү аеруча актуальләшә", - дип йомгаклады Виктор Кириллов.

Карала торган мәсьәләләрнең әһәмиятен һәм актуальлеген исәпкә алып, парламент комитеты каршында эшче төркем оештырылды, ул дәүләт хакимияте башкарма органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, ТР Профсоюзлар федерациясеннән, Муниципаль берәмлекләр Советыннан, ТР Дәүләт Советы комитетларыннан һәм Прокуратурасыннан алынган материалларны гомумиләштерде. Эшче төркем белән җитәкчелек иткән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты урынбасары Александр Чубаров "Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында" ТР Законын гамәлгә ашыруның барышы хакында" ТР Дәүләт Советы Президиумының карарын үтәү барышы турында әзерләнгән белешмә тәкъдим итте.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда, башкаручы ведомстволар тарафыннан формаль җаваплар бирү һаман да булса кала бирә, дип билгеләп үтте Александр Чубаров. Дәүләт Советына күпфатирлы йортларга агымдагы капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча, авыл җирлекләрендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрен карауга формаль караш, шулай ук эчке эшләр органнарына шикаятьләр һәм гаризалар буенча чаралар күрүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә. Дәүләт һәм муниципаль органнарда башкарма дисциплинаның түбән булуы белән бәйле хокук бозулар дәвам итә. Мөрәҗәгатькә язмача җавап бирелмәү, федераль закон таләпләрен үтәмәү, гражданнарны мөрәҗәгатьне башка органга күчерү турында белмәү һәм гражданнарны шәхси кабул итү тәртибен бозу аеруча характерлы хокук бозулар булып тора.

Гражданнарның мөрәҗәгать итү тәртибе турындагы законнарны гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр Балык Бистәсе, Саба һәм Тәтеш муниципаль районнары советлары утырышларында гына каралган. Актаныш, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән һәм Чирмешән районнарыннан мәгълүматлар бирелмәгән.

Әлеге мәсьәлә турында фикер алышуда ТР Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева, ТР Муниципаль берәмлекләре Советының юридик идарәсе башлыгы Сергей Столяров, депутат Игорь Бикеев катнашты. Күп кенә министрлыкларга, ведомстволарга, оешмаларга, учреждениеләргә һәм муниципалитетларга хас булган гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау мәсьәләләрендә башкарма дисциплинаның түбән булуын билгеләп үтеп, алар җитәкчеләрнең һәм вазыйфаи затларның җаваплылыгын көчәйтү һәм әлеге эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен үз фикерләрен әйттеләр.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, әйтелгән тәкъдимнәрне гомумиләштереп, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибенең җитди законнар белән тәэмин ителүен билгеләде. "Түбән дисциплина, формализм, формаль җаваплар хакимият һәм гражданнар, хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр арасында нәтиҗәле мөнәсәбәтләр төзергә комачаулый, - диде ул. - Шуңа күрә мәсьәлә актуаль булып кала, аны комитет контроленнән төшермәскә тәкъдим ителә".

Комитет ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарына, җирле үзидарә органнарына, ТР Муниципаль берәмлекләре Советына һәм ТР Профсоюзлар федерациясенә кайбер тәкъдимнәрне кабул итте. Киләчәктә бу мәсьәләне карауга тагын бер кат әйләнеп кайтырга карар кылынды.

Җәмәгать судьяларын сайлау турындагы мәсьәләне карап, комитет Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Роман Гафаров тәкъдим иткән җәмәгать судьясы итеп сайлануга һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруга кандидатларны хуплады.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International