Җәмәгать судьялары сайланды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 10:30

Бүген Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм отставкадагы судьяларга җәмәгать судьялары бурычларын үтәү турындагы мәсьәләләрне карадылар.

Җәмәгать судьялары итеп сайлануга һәм җәмәгать судьялары бурычларын йөкләүгә кандидатураларны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Профильле комитетның уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп биш елга Лилия Хәйбуллинаны (Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 2 нче суд участогы), Марат Шәеховны (Лениногорск суд районы буенча 2 нче суд участогы), Йолдыз Гайзетдинованы (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 5 нче суд участогы) һәм ун елга Ольга Лыкованы (Чаллы шәһәре суд районы буенча 6 нчы суд участогы), Римма Кириллованы (Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 5 нче суд участогы) һәм  Айнур Хаҗиевны (Сарман суд районы буенча 1 нче суд участогы) сайлады.

Дәүләт Советы шулай ук җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судьялар Илдар Хаевка (Яшел Үзән суд районы буенча 2 нче суд участогына), Николай Карасевка (Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 5 нче суд участогына) һәм Лилия Хисаметдиновага (Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 10 нчы суд участогына) йөкләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International