Алексей Демидов кабат Татарстан Хисап палатасы рәисе итеп билгеләнде

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 11:07

Алексей Демидов Татарстан Хисап палатасы рәисе итеп чираттагы срокка билгеләнде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Алексей Демидов әлеге постны 2004 елдан бирле алып тора.

Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән Алексей Демидов кандидатурасын Хисап палатасы рәисе вазыйфасына карау аның вәкаләтләре чоры тәмамлану белән бәйле.

«Алексей Иванович энергияле, инициативалы, җаваплы җитәкче буларак яхшы билгеле, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, кандидатны тәкъдим итеп, - унбиш елдан артык ул иң югары дәрәҗәдә тышкы дәүләт финанс контролен тәэмин итә. Алексей Ивановичның абруе федераль дәрәҗәдә дә танылды, 2014 елдан ул Россия Хисап палатасы каршындагы контроль-хисап органнары Советы Президиумына керә, Татарстанның контроль-хисап органнары советын җитәкләп, тышкы финанс контроле муниципаль органнары эшчәнлеген координацияли. Хисап палатасы халыкара һөнәри бергәлек белән даими конструктив диалог режимында тора, 2007 елдан тышкы финанс контроле төбәк органнарының Европа оешмасы әгъзасы булып тора. Алексей Ивановичның бай тәҗрибәсе һәм үз эшен тирәнтен белүе  ТР Хисап палатасының эшләре киләчәктә дә уңышлы буласына гарант булып тора".

«Алексей Иванович - зур эш тәҗрибәсе белән, республикада, Россиядә һәм финанс контроленең чит ил органнарында лаеклы абруйга ия, - дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, - комитет утырышында әлеге кандидатура каралды һәм бертавыштан хупланды».

Алексей Демидов кандидатурасы бертавыштан Дәүләт Советы утырышында да хупланды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International