«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте Рөстәм Миңнехановны Президент вазифасына тәкъдим итүне хуплый

2020 елның 19 июне, җомга, 15:44

«Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим итүне хуплады. Мондый карар бүген «ТЯГ»ның сигезенче съездында кабул ителде.

«Татарстан Президенты сайлауларында без хуплаган кандидатура буенча сәяси интрига юк. Сүз дә юк, бу Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов — республиканың танылган абруе һәм лидеры», — диде парламент башлыгы, «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Президенты вазифасына кандидатны алга таба тәкъдим итү өчен, Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплауны тәкъдим итте.

«9 июньдә партиянең Генераль советы президиумы аның кандидатурасын киләсе сайлауларда күрсәтергә тәкъдим итте. 16 июньдә бу тәкъдим расланды», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татарстан — яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте югары советы рәисе итеп янәдән республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.

«Хәрәкәтнең хәзерге Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны яңа срокка сайларга тәкъдим итсәм, беркемне дә гаҗәпләндермәм. Чөнки аның бәхәсле мәсьәләләрне конфликтка кадәр җиткермичә, шәхси сөйләшүләр юлы белән хәл итү омтылышы аерылып тора», — диде «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев.

Ул шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстанда эшләү тәҗрибәсенә генә түгел, ә бөтенроссия һәм халыкара абруйга ия булуын да билгеләде.

«Мин үз кандидатурамны тәкъдим итүләренә бик рәхмәтле. Максатсыз яшәгән көннәр һәм елларыбыз өчен оят булмаслык итеп эшләрбез», — дип җавап бирде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта ул хәрәкәтнең уңышы, нигездә, команда эшенә бәйле, дип әйтте. «Без барысы белән дә яхшы эшлибез. Шулай дәвам итәрбез дип уйлыйм», — дип йомгак ясады оешманың яңа сайланган рәисе.

Моннан тыш, хәрәкәт җитәкчесе урынбасарлары да сайланды. Алар арасында ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Марат Галиев, КФУның Алабуга филиалы директоры Елена Мерзон һәм «ТНВ» Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова бар иде.

Элегрәк иҗтимагый хәрәкәтнең сигезенче съездында «Татарстан — Яңа гасыр» оешмасы составы сайланды, аңа 39 кеше керде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International