Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты Спас районы бюджеты үтәлешен карый

2020 елның 17 июле, җомга, 13:07

Бүген Спас муниципаль районында Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә эш киңәшмәсе узды. Депутатлар, пандемия таралу шартларында, 20210 елның беренче яртыеллыгында район бюджетының үтәлеше турындагы мәсьәләне карадылар.

Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, 2020 елның I яртыеллыгында районның берләштерелгән бюджетын үтәү 2019 ел күрсәткечләренә һәм планлы билгеләнешләргә кимү белән бара. Беренче яртыеллыкта керемнәр узган елга карый 2 млн. сумга кимрәк булган.

Кайбер салым һәм салым булмаган түләүләрнең кимүе күзәтелә.

Салым керемнәре арасында иң эре һәм бюджет барлыкка китерүче салым керемнәре арасында НДФЛ буенча керемнәр 69,3 млн. сум тәшкил иткән, бу 2019 елның I яртыеллыгыннан 1,9 млн. сумга кимрәк. Керемнәр саны нигездә туристлык һәм кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы һәм күңел ачу хезмәтләре белән шөгыльләнүче оешмалар буенча кимегән, дип билгеләп үтте Фәргать Мөхәммәтов.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, яңа коронавирус инфекциясе таралу вәзгыятенә бәйле рәвештә, алдан исәпләүләр буенча, еллык төшеп калган керемнәр план билгеләнешенә карата 10,0 млн. сум тәшкил итәчәк.

– Без  даими рәвештә бюджетны тулыландыруның төрле резервларын табаарга тырышабыз, бу беренче чиратта недоимка белән эшләү, әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак өстәмә рәвештә бюджетка 1,6 млн. сум җыелды, - диде район башлыгы.

2020 елның 1 июленә бурыч 418,0 мең сумга кимегән.

Үз-үзенә эшләүче гражданнарны исәпкә кую буенча эш алып барыла һәм бүгенгә 421 кеше исәпләнә.

Районга үзмәшгульләрдән түләнгән салымнардан бюджетара трансфертлар 134,1 мең сум кергән.

Районның һәм республиканың финанс хәле турында фикер алышканнан соң, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин кабул ителә торган комплексы чаралар бюджет керемнәрен арттырырга, чыгымнарны оптимальләштерергә һәм кабул ителгән барлык йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирер, дигән ышаныч белдерде.

Дәүләт Советы депутатлары 2021 елга чираттагы бюджетны әзерләгәндә барлык тәкъдимнәрне исәпкә алырга,  район бюджетын нәтиҗәле үтәү эшен дәвам итәргә киңәш итте.

Утырышта комитет әгъзалары Камил Нугаев һәм Фоат Вәлиев катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International