Фәрит Мөхәммәтшин Каракалпакстан парламенты Рәисе вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде

2020 елның 1 августы, шимбә, 15:20

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлес Сенаты Рәисе Тәнзилә Нарбаевага Каракалпакстан Республикасы Югары Киңәше Рәисе, Олуг Мәҗлес Сенат Рәисе, Үзбәкстан Герое Муса Ерниязовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

«Татарстан Республикасында Муса Ерниязовны абруйлы һәм зирәк җитәкче буларак беләләр һәм хөрмәт итәләр иде, - диелә телеграммада. - Компетентлык һәм профессионализм, киң колачлы дәүләт бурычларын хәл итүдә  тупланган зур тәҗрибә, актив тормыш позициясе һәм максатчанлыгы Мусе Таҗетдиновичка күп кырлы эшчәнлегендә уңышларга ирешүгә, Каракалпакстан халкы һәм үзбәкстанлылар иминлеге хакына хезмәт итәргә ярдәм итте. Аның Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысаларында Каракалпакстан һәм Татарстан тугандаш халыкларының дустанә хезмәттәшлеген үстерүгә керткән шәхси өлеше бик зур.

Бу авыр югалтуның авыртуын уртаклашабыз. Сезгә, Сенат депутатларына, М.Т. Ерниязовның көрәштәшләренә, барлык туганнарына һәм якыннарына көч һәм түземлек телибез".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International