Җәмәгать судьялары һәм Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе әгъзалары сайланды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе, 10:16

Бүгенге утырышта депутатлар җәмәгать судьяларын һәм ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзаларын - Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау турында мәсьәләләрне карадылар.

ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин депутатларны парламент комитетының уңай карары белән таныштырды.

Тәкъдим ителгән кандидатураларны карап, парламентарийлар ТР җәмәгать судьялары итеп ун елга Юлия Баязитованы (ТР Казан шәһәре Совет суд районы буенча 7 нче суд участогына), Эльмира Миңнебаеваны (ТР Түбән Кама суд районы буенча 9 нчы суд участогына) һәм Ленар Сөнгатовны (ТР Буа суд районы буенча 2 нче суд участогына) сайладылар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдиме буенча парламентарийлар ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясенең ике әгъзасын сайлады.  Алар – Тимур Сергеев һәм Роберт Шәймәрданов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International