Александр Тыгин: "Йортлар белән идарә итүне лицензияләү ипләп кенә закон кысаларына керә бара"

2020 елның 5 сентябре, шимбә, 10:03

4 сентябрьдә Лениногорскида Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды. Анда депутатлар республикада идарәче компанияләр эшчәнлеген лицензияләү һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Комитет утырышы башланыр алдыннан депутатлар Лениногорск мцниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов озатуында берничә шәһәр кварталында һәм ишегалларында булдылар, анда капиталь ремонттан соң торак йортларның торышын карадылар һәм "Безнең ишегалды" президент программасын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар.

Шәһәрнең мәдәният сараенда узган Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышын ачып, аның рәисе Александр Тыгин, 2015 елның 1 маеннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензиясез алып бару рөхсәт ителмәвен искәртте. "Тиешле федераль закон кабул ителгәннән һәм республика лицензия комиссиясе төзелгәннән бирле күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү практикасы закон тарафыннан җайга салына торган юнәлешкә күчә", - дип билгеләде парламентарий.

"Татарстан Республикасында идарәче компанияләрне лицензияләү тәҗрибәсе турында" төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 272 идарәче компания эшли, алар идарәсендә 14,6 меңнән артык күпфатирлы йорт бар. 2,3 мең йортта мондый эшчәнлекне 820 торак хуҗалары ширкәте һәм 268 торак хуҗалык кооперативы башкара.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, лицензия комиссиясе эшләгән вакыт эчендә 389 идарәче оешмага лицензия бирелгән. Хәзерге вакытта республикада 308 гамәлдәге лицензия исәпләнә.

ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү нәтиҗәләре турында  мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, лицензияләү турындагы законнарда кулланучы ягына сизелерлек кимү, намуссыз көндәшлек булганда, йортның бердәнбер яшәүчесе шикаяте аркасында идарәче компаниядән лицензия кире алынырга мөмкин. Милекчеләр, идарәче компания һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар арасында вазыйфаларны гадел бүлү мәсьәләсе хәл ителмәгән. Күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты өчен җаваплылык идарәче оешмаларга йөкләнгән һәм коммуналь хезмәтләр өчен җаваплылыкны милекчеләр алдында нәкъ менә идарәче компания башкара.  Лицензия контроле шулай ук нәкъ менә идарәче компанияга  карата гамәлгә ашырыла, шул ук вакытта идарәче компаниянең  ресурслар белән тәэмин итүче оешмага һәм коммуналь ресурсның сыйфатына йогынты ясау инструментлары юк.

Шул ук вакытта милекчеләр үз карарларына сылтама ясап  идарәче компаниядән аны үтәүне таләп итә, ә күзәтүче һәм күзәтчелек органнары карар кабул иткән милекчеләрне түгел, ә идарәче оешманы административ җаваплылыкка тарталар.

Сергей Крайнов законнарны камилләштерү кысаларында һәм намуссыз эшмәкәрләр белән көрәшү максатларында, ясалма банкротлык, ялган документлар ясау һәм йортта яшәүчеләрнең җыелышы беркетмәләрен фабрикацияләү өчен җинаять җаваплылыгы билгеләргә тәкъдим итте.

Дәүләт торак инспекциясе башлыгының тәкъдимнәрен хуплап, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, әлеге өлкәдә алга таба тәртипне ныгыту һәм идарәче компанияләр эшчәнлегенең үтә күренмәле итү өчен  федераль законнарга үзгәрешләр кертү таләп ителүен билгеләп үтте.

Мәсьәлә турында фикер алышуда шулай ук комитет рәисе урынбасары Камил Садриев һәм депутат Андрей Егоров катнашты, алар берничә тәкъдим әйттеләр.

Ә "Уңайлы йорт" идарәче компаниясенең генераль директоры урынбасары Светлана Царькова күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә бәйле гадел һәм ачык бизнесны оештыру һәм алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Мәсьәлә турында фикер алышуга йомгак ясады парламент комитеты рәисе Александр Тыгин, РФ Торак кодексы муниципаль хакимиятләргә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләүгә бәйле проблемаларга йогынты ясау мөмкинлеген калдырмый, дип билгеләп үтте. Бу өлкәдә күп кенә кыенлыкларның тагын бер җитди сәбәбе итеп депутат йортта яшәүчеләрнең хуҗа буларак  җаваплылык тоймауларын атады.

Комитет утырышы тәмамлангач, Александр Тыгин Лениногорскида "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" ТР Законын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышкан эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова торак фондын капиталь ремонтлау буенча республика программасын үтәү буенча муниципаль хакимият органнары тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләде. "Центр ЖКХиС" АҖ баш инженеры Рәмзия Афлятунова киңәшмәдә катнашучыларга булган проблемалар турында сөйләп, шәһәрдә торбаларның, вентильләрнең, краннарның һәм башка суүткәргеч җиһазларның  тиз тузуына китергән төп сәбәпләрнең берсе итеп суның катылыгын атады.

Бу уңайдан парламент комитеты рәисе Александр Тыгин муниципаль хакимиятләргә чистарту корылмалары төзү буенча инвестиция программасын эшләүгә керешергә тәкъдим итте. "Башка юл юк, - дип билгеләде ул. - Җир астыннан су күтәрелгәндә чистарту системасы куймыйча торып сез су һәм җылылык үткәргеч системаларның өзлексез эшләвенә ирешә алм аячаксыз. Торбаларны һәм җиһазларны локаль алыштыру даими кабатланачак проблеманы хәл итүгә китермәячәк". 

Көннең икенче яртысында комитет әгъзалары Бөгелмәдә эшләде, анда "ТР территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында" ТР Законын мониторинглау буенча эшлекле киңәшмә узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International