Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирүдә катнашты

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе, 11:10

13 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр думасы депутатларын сайлауда катнашты. Тормыш иптәше Луиза Мөхәммәтшина белән бергә, алар Казанның Вахитов районындагы 116 лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогында тавыш бирделәр.

Тавыш биреп чыккач, Фәрит Мөхәммәтшин күзәтүчеләр белән аралашты һәм аларга сайлауда катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Дәүләт Советы җитәкчесе сайлауларда сәяси партияләрнең дә, бер мандатлы округларда чыккан кандидатларның да актив катнашуын билгеләп үтте. "Алдан тавыш бирүдә ике көн эчендә сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш бирде инде, - диде парламент җитәкчесе. - Бу аңлашыла да, чөнки бик күп кеше вахта белән йөреп эшли, хезмәте буенча читкә йөри. Кешеләр бу мөмкинлектән файдаланды. Минемчә, әлеге практика игътибарга лаек".

Фәрит Мөхәммәтшин өч көн буена тавыш бирү мөмкинлеген бик күп сайлаучы өчен кулай булуын белдерде һәм республикада сайлауларның оешкан төстә баруын ассызыклады.

Сайлау участогында тавыш бирү барлык санитар нормалар таләпләренә туры килә - сайлау участогы әгъзалары маскалар, перчаткалар һәм халатлар киеп эшли. Фәрит Мөхәммәтшинга һәм аның хатынына биредә термометрия тәкъдим иттеләр, кулларын антисептик белән юдырдылар һәм маскалар белән перчаткалар бирделәр.  

Татарстанда көзге сайлаулар 11, 12 һәм 13 сентябрьдә уза. Бу көннәрдә дүрт сайлау кампаниясе бара: Татарстан Президентын, җирле хакимият органнары депутатларын сайлаулар, шулай РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International