Татарстанда сайлау кампаниясе барышында җитди, төпле эш башкарылды, дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе, 22:59

Бүген "Бердәм Россия"дә партия Рәисе Дмитрий Медведев катнашында видеоэлемтә режимында бердәм тавыш бирү көненә башлангыч нәтиҗәләр ясалды. “Бердәм Россия”нең  Татарстан бүлекчәсе Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларның ничек узуы һәм тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре турында сөйләде.

Дмитрий Медведев сайлаулар катлаулы шартларда узды, дип билгеләп үтте. "Бу, мөгаен, коронавирус эпидемиясе  илдә китереп чыгарган  проблемалар аркасында иң авыр сайлаулар булгандыр. Шуңа да карамастан,  әзерлек эшләре уңышлы алып барылды, һәм иң мөһиме, бу бик катлаулы шартларда да безнең ил гражданнары сайлау участокларына килде һәм тавыш бирделәр ", - диде ул.

Дмитрий Медведев әйтүенчә, "Бердәм Россия" партиясе сайлау кампаниясе барышында җыелган наказларга һәм йөкләмәләргә бик җентекле карарга тиеш. “Безнең иң төп миссиябез - илебез гражданнарына ярдәм итү”, - дип басым ясады ул.

Партиянең Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» коронавирус таралу чорында илдәге барлык сәяси көчләрдән аермалы буларак, актив эшләде. Партия төбәкләрдә үз волонтерлык үзәкләрен формалаштырды, ул чорда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә реаль ярдәм күрсәтте.

Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия”нең югары җитәкчелеге белән аралашу барышында бүгенге сайлауның күп составлы булуына игътибар итте, алар партия оешмасы өчен җитди сынау һәм имтихан булды, дип белдерде. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе узды: Татарстан Президентын, муниципаль депутатларны сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узды.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук сайлауларга килү буенча якынча мәгълүматларны җиткерде.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренә караганда, өч көн дәвамында сәяси партияләрдән, җәмәгатьчелектән һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан күпсанлы күзәтүчеләр җәлеп ителгән.

"Күзәтүчеләр санына беренче тапкыр блогерлар керде. Татарстан тарихында һәм тулаем Россия буенча бу блогерлар тәкъдим ителгән беренче очрак - алар сайлау кампаниясе барышын яктыртуда да, сайлаучылар килүен тәэмин итүдә дә җитди ярдәм итте. Без Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның ышанычлы җиңүе турында, шулай ук бер мандатлы округларда да, партия исемлекләрендә дә «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкилләренең ышанычлы җиңүе турында сөйләргә мөмкинлек бирә торган экзитпол мәгълүматка ия, - дип басым ясады Татарстан парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин мондый югары һәм уңышлы нәтиҗәләр нигезендә татарстанлыларның ил һәм республика җитәкчелеге үткәрә торган курска ышанычы, партиянең Югары Совет Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнехановның шәхси абруе югары булуын белдерде.

Дмитрий Медведев әйтелгән беренчел мәгълүматлар ахыргы нәтиҗәләрдә расланыр дип ышаныч белдерде.

"Татарстан һәрвакыттагыча яхшы эшләде, һәм бу юлы җитди, җитди эш башкарылды. Һәм нәтиҗә дә тиешенчә булды. Мөмкинлектән файдаланып, үзләрен илнең чын патриотлары итеп күрсәткән һәм кемне хуплавына карамастан тавыш биргән республика халкына иң яхшы теләкләремне җиткерәсем килә. Тагын бер тапкыр зур рәхмәт һәм безнең котлауларны кабул итегез”, - диде Дмитрий Медведев.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International