Парламентның профильле комитетлары Татарстан Премьер-министры вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасын хуплады

2020 елның 18 сентябре, җомга, 13:55

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш, Законлылык һәм хокук тәртибе буенча, Социаль сәясәт буенча комитетларның уртак утырышы узды, анда депутатлар Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына расларга тәкъдим иттеләр. Премьер-министр кандидатурасын раслау турындагы ахыргы карар Дәүләт Советының унөченче утырышында кабул ителәчәк.

Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, республика Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. «Александр Валерьевич махсус тәкъдим итүгә мохтаҗ түгел», - дип билгеләп үтте ул һәм кандидатны максатчан, энергияле һәм инициативалы җитәкче, яхшы оештыручы буларак тасвирлады. «Александр Валерьевич җитәкчелегендә Хөкүмәт республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен оператив рәвештә хәл итә, - дип басым ясады Әсгать Сәфәров, - аның тәҗрибәсе һәм профессионализмы киләчәктә дә иң җитди бурычларны хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанам».

"Татарстан Президенты тарафыннан миңа югары ышаныч күрсәтелде, - дип басым ясады Алесей Песошин депутатлар алдында чыгыш ясаганда, - күптән түгел генә парламент стеналарында дәүләт хакимияте органнары эше турында хисап тоттык, башкарылган эшләр һәм планнар турында сөйләдек. Барлык сорауларга җавап бирергә әзермен". 

Депутатлар берничә сорау бирде, шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм итүне дәвам итү һәм көчәйтү, милли проектларны гамәлгә ашыру буенча теләкләрен белдерделәр.

Бүген парламент комитетларының уртак утырышында әлеге комитетлар өчен профильле булган юнәлешләр өчен җаваплы вице-премьерлар кандидатуралары каралды. Аерым алганда, парламентарийлар Рөстәм Нигъмәтуллин кандидатурасын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына, шулай ук Ләйлә Фазлыева, Роман Шәйхетдинов, Альберт Кәримов һәм Мидхәт Шаһиәхмәтов кандидатураларын республика Премьер-министры урынбасарлары вазифасына хупладылар.

Икътисад министры бер үк вакытта вице-премьер статусын да ала, бу Министрлар Кабинетының алдагы составында булмаган. «Пандемиядән соңгы шартларында бу республика Президентының мөһим карары», - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. 

Республика вице-премьерлары кандидатураларын килештерү буенча ахыргы карар шулай ук Дәүләт Советының унөченче утырышында кабул ителәчәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International