Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:54

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының ундүртенче утырышы узды. Аның көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә - «Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы» булды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны сәламләде. Алар арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, ТР буенча РФ суд органнары, территориаль идарә органнары җитәкчеләре, ТР Хисап палатасы рәисе һәм аудиторлары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары рәисләре, республика муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре, сәнәгать, транспорт һәм төзелеш, банклар, агросәнәгать комплексы, кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, вузлар һәм башка мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, фән, иҗади интеллигенция, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, дини конфессияләр вәкилләре, ветераннар, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге даими вәкилләре, чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре, Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар иде.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республикадагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый хәлнең төп аспектларына, инновацион үсеш, сәнәгать җитештерүе, агросәнәгать секторы, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка мәсьәләләргә кагылды. Президент социаль әһәмияткә ия проблемаларны хәл итү юлларын билгеләде, төбәк алдында торган максатларны һәм бурычларны игълан итте. Юлламаның тулы тексты белән ttps://president.tatarstan.ru/index.htm/news/1833576.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Татарстан Президенты чыгышы тәмамлангач, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка агымдагы социаль-икътисади вәзгыятькә, Татарстанның эчке һәм тышкы хәленә җентекле анализ ясаганы өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт Советына Юлламасында республиканың киләчәк үсешенең төп бурычлары чагылыш тапты.

Татарстан парламенты башлыгы депутатларны киләсе Бөтенроссия халык санын алуга әзерләү һәм уздыру чараларына, шулай ук 2021 елда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына актив кушылырга чакырды, бу хакта Рөстәм Миңнеханов үзенең Юлламасында белдергән иде.

Моннан тыш, киләсе елда VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар белән «вәкиллекле вертикаль»не яңартуны төгәлләргә кирәк булачак.

«Безгә Дәүләт Думасына Татарстан Республикасынан сайланган депутатларының хәзерге санын саклап калу, республика һәм ил халкының тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен хәл итү өчен федераль закон чыгару вәкиллекле органнарында республика мәнфәгатьләрен якларга лаеклы кешеләрне сайлау бурычы куелды», - дип басым ясады ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Татарстанның 2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул республика хакимиятенең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре, хезмәт коллективлары, киң җәмәгатьчелек тарафыннан уртак тырышлык белән эшләнгән.

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советы Президиумы һәм Татарстан Хөкүмәте кыска вакыт эчендә ТР Президенты Юлламасында билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру буенча комплекслы план эшләнәчәк.

Утырышның иҗтимагый әһәмиятен исәпкә алып, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышының туры телевизион һәм радиотрансляциясе оештырылды. Интернет челтәреннән файдаланучылар өчен онлайн-трансляция Рәсми Татарстан сайтында һәм ТР Дәүләт Советы сайтында мөмкин булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International