Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды

2020 елның 9 октябре, җомга, 12:17

Бүген Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү” темасына семинар узды. Парламентарийлар сорауларына Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров һәм республиканың ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов җавап бирде.

"Ел саен депутатлар 15 меңләп мөрәҗәгать карый, шуларның чиреге, ничек кенә булмасын, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла иде, 2019 елда мондый мөрәҗәгатьләр 10% иде, - дип басым ясады Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, семинарны ачып, - бер яктан әлеге тема буенча мөрәҗәгатьләр саны кимү куандыра, димәк, мәсьәләләр хәл ителә дигән сүз, икенче яктан, - депутатлар почтасында алар элеккечә актуаль булып кала, һәм без республика Хөкүмәте һәм иҗтимагый оешмалар белән бергәләп аларны хәл итүгә ирешергә тырышачакбыз".

Лилия Маврина  гражданнардан килгән сораулар арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең счетларда дөрес күрсәтелмәве, идарәче компанияләр эшенә һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына, чүп-чар чыгаруга шикаятьләрнең күп булуын билгеләп үтте.

Илдус Насыйров үзенең докладында Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык системасы турында җентекләп сөйләде. «Бу республиканың 30 меңнән артык эшли торган гаять зур тармагы, 1391 оешма гамәлдә, - дип билгеләп үтте ул, - республика, гадәттәгечә, Россия төбәкләре арасында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен халыктан акча җыю күрсәткечләре буенча алда бара - 98%тан артык, быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 1,5%ка кимеде».

Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Казаннан (электр һәм газ белән тәэмин итү, үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү, территорияне саклау, домофон, подъездларны җыештыру) килә. Илдус Насыйров сүзләренә караганда, Биектау һәм Югары Ослан районнарында яшәүче гражданнардан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә шикаятьләр саны арткан.

Бүген күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Алты ел дәвамында капремонт дәүләт программасы кысаларында 1 миллионнан артык татарстанлы яшәү шартларын яхшырткан, программаны финанслау күләме 29,66 млрд. сум тәшкил иткән, шуларның 16 млрд. сумы - милекчеләр акчасы. Гражданнарның күпсанлы үтенечләре буенча бер үк йортны берничә тапкыр төрле типтагы эшләр буенча капиталь ремонт программасына кертү мөмкинлеге турында карар кабул ителгән.

Депутатлар чыгыш ясаучыларга  үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аларның күпчелек өлеше парламентарийлар адресына кергән мөрәҗәгатьләр белән бәйле. Семинар спикерлары һәр конкрет очрак буенча аңлатма һәм консультацияләр бирделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International