Юрий Камалтынов:" ТР Дәүләт Советына 112 закон проекты кертелгән, шуларның 67 се – бердәмроссияле депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән"

2020 елның 25 декабре, җомга, 14:13

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» парламент фракциясенең 2020 елда башкарган эшләренә йомгак ясалган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов җавап бирде.

Матбугат очрашуын ачып, Юрий Камалтынов коронавирус белән бәйле вәзгыять фракция эшенә төзәтмәләр кертүен билгеләп үтте. Барыннан да элек, бу чаралар үткәргән урыннарда,  сайлаучылар һәм партия структуралары белән хезмәттәшлек итү барышында чикләүләр кертелергә мәҗбүр булганнар. Әмма 2020 елга планлаштырылган  төп чаралар, шул исәптән  закон чыгару юнәлешендә дә,  гамәлгә ашырган.

Быел фракциянең 8 утырышы, фракция Президиумының 5 утырышы үткәрелгән,  аларда 34 мәсьәлә каралган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары белән очрашулар практикасы дәвам иткән. Утырышларда кайбер министрларның аеруча актуаль мәсьәләләр буенча, шул исәптән илкүләм проектларны һәм «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру буенча чыгышлары тыңланган.

Бердәмроссиялеләрнең активлыгы турында сөйләгәндә, Юрий Камалтынов ТР Дәүләт Советына 112 закон проекты кертелүен, шуларның 67 се  бердәмроссияле депутатлар тарафыннан тәкъдим ителүен хәбәр итте.

Парламентарийлар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иҗтимагый-сәяси чараларда, шулай ук Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар буенча сайлау кампаниясендә актив катнашканнар.

Сайлау кампаниясе барышында фракция әгъзалары хезмәт коллективларында, сайлау округларында күп санлы очрашулар уздырган.

Үзгәрешле инфекция таралу чорында бердәм россиялеләр үз акчалары исәбеннән медикларга, аз керемле гаиләләргә, учреждениеләргә зур ярдәм күрсәткән. “Бердәм Россия” партиясе линиясе буенча Татарстан төбәк бүлегенең яңа коронавируслы инфекция таралуга каршы эш төркеме төзелгән. Эш төркеме рәисе, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Республика оператив штабы составына кергән.

Төбәк иҗтимагый кабул итү үзәге базасында төбәк волонтерлык үзәгенең call-үзәге ачылды. Волонтерлар арасында - партия тарафдарларының региональ советы, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең төбәк бүлеге әгъзалары. Партиянең җирле бүлекчәләре базасында да волонтерлык үзәкләре булдырылган. Сall-үзәк эшләгән дәвердә 15 меңнән артык мөрәҗәгать каралган..

«Бердәм Россия» депутат фракциясе каршында төзелгән «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, гадәттәгечә, республикада күп кенә игелекле эшләрнең инициаторы булып тора. Быел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм партия рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә  «Хатын-кыз игътибары» проектын гамәлгә ашыру эше дәвам итә.

Пандемия чорында сайлаучылар белән элемтәне скайп буенча тематик "кайнар линияләр", "турыдан-туры элемтәләр"дә катнашу юлы белән алып бару турында карар кабул ителгән, ZOM системасы актив кулланылган.

“Бердәм Россия” партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары актив эшләгән. Республика халкыннан "Минем депутат" системасы аша килгән мөрәҗәгатьләр белән эш дәвам иткән.

Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе барышында кергән наказларны һәм тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру эше аеруча мөһим булып тора. ТР Президенты йөкләмәсе буенча ТР Хөкүмәте юл картасы эшләнгән. "2020 ел нәтиҗәләре буенча әлеге юл картасындагы наказларның 80%тан артыгы башкарылды, декабрь ахырына кадәр барлык наказлар да үтәлеп бетәр дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, фракция җитәкчесе "Бердәм Россия" партиясенең Үзәк башкарма комитеты тарафыннан эшләнгән "Онлайн-агитатор" системасы турында сөйләде, аның эше социаль челтәрләрне партия көн тәртибенә кертүдә куллануга юнәлтелгән.

"Һәрберебезнең (ТР Дәүләт Советында, муниципаль советларда "Бердәм Россия" фракциясе әгъзаларының) социаль челтәрләрдә аккаунтлар барлыкка килергә тиеш. Интернет челтәрендә сайлаучыларның шактый актив өлеше урнашкан. Төп проблемалы мәсьәләләр буенча үз фикеребезне белдерәчәкбез, - дип сөйләде Юрий Камалтынов. - Безнең челтәрдә бик актив һәм нәтиҗәле эшләүче коллегаларыбыз бар, аларның тәҗрибәсен без дә өйрәнергә ниятлибез».

Республика парламенты Рәисе урынбасары шулай ук ТР Дәүләт Советының Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән үзара хезмәттәшлеге, партия рейтингын арттыру чаралары, 2021 елда Дәүләт Думасына сайлауларда пандемия шартларында праймериз үткәрү механизмы, киләсе елда республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы чараларын тормышка ашыруда депутатларның катнашуы турындагы сорауларга җавап бирде.

Очрашу азагында Юрий Камалтынов барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм ныклы сәламәтлек теләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International